Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемАлсу Гайнетдинова
1 Тема: Г.Тукай Кәҗә белән Сарык әкиятенең жанр үзенчәлеге. Автор: Арча районы, Мөндеш башлангыч мәктәбе, Гайнетдинова Алсу Азат кызы
7 Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була.
8 Габдулла Тукай «К әҗә бел ә н Сарык ә кияте
14 Әкияттәге кайсы герой сиңа күбрәк ошады? Ни өчен? Халык әкиятләренең ахыры белән автор әкиятләренең ахыры туры киләме? Син әкият ахырын ничек тәмамлар идең? Капчыкта ничә бүре башы була? Бүреләр учак яныннан ник кача? Кәҗә белән Сарык икесе генә өч-дүрт бүрене ничек җиңгән? Әкият сегә ошадымы? Ул безне нинди булырга чакыра?
15 Тормыш юлында авырлыклар, үтә алмаслык булып тоелган, каршылыклар, киртәләр, сынаулар каршында куркып калмаска, акыл белән эш итәргә кирәк.
16 Тарих бик күп исемнәрне белә, Бөек исемнәргә дөнья бай. Сәнгать дөньясында маяк булып, Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! Халкым күңеленә ак нур сиптең Кара төндә булдың якты ай. Шаулы язның сүнмәс тургаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2025 MyShared Inc.
All rights reserved.