Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 9 лет назад пользователемВадим Калиновский
1 Башкарды: Фасахова Камилә Марат кызы, Казан шәһәре МАГБУ 139нчы гимназиянең 7нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Әхмәдҗанова Зөлфия Рәис кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
4 Әнием - Фасахова Гөлсинә Рәис кызы Казанда туып үскән. Мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, татар-төрек лицеена укырга керә. Гарәп телен өйрәнә. Мәктәп, лицей тормышында бик актив катнаша: җырлый, бии, КВНда уйный. Соңрак ТДГИда иңглиз һәм татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерә. Ләкин практика вакытында укытучы булып эшли алмавын аңлый. Башта сатучы, туризм менеджеры булып эшли. Хәзер Ферронордик компаниясендә офис-менеджер. Ул 2012нче елның иң яхшы хезмәткәре исеменә лаек булды. Әнием бик тырыш, максатчан. Ул бар эшне җиренә җиткереп эшли. Өебез дә бик пөхтә, матур. Әнием дәү әнием белән тәмле әйберләр пешерергә ярата, мине дә өйрәтәләр. Мәктәп тормышым белән кызыксыналар. Дәресләремнең үтәлүен тикшерәләр. Әнинең дуслары бик күп. Ул кунакчыл, ярдәмчел, киң күңелле. Бу сыйфатлар аңа дәү әниемнән күчкәндер дип уйлыйм. Үзем дә аларга охшарга тырышам. Рәхмәт, әнкәй, мине бар иткәнсең, Иманлы бул, балам,- дигәнсең. Фәрештәләр ташламавын теләп, Тупылдатып, кат-кат сөйгәнсең. Теләкләрең, әнкәй, терәк булды Үткәрмәде бәла-казаны. Күңелемә күктән иңеп торды Фәрештәнең изге авазы...
5 Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән. Исле гөлләр белән җир ямьле. Йолдызлардай якты, гөлдәй гүзәл, Синең белән туган йорт ямьле!
6 Әнием - бик иҗади шәхес. Ул матур шигырьләр яза. Әнием минем беренче фотоальбомыма язган шигырь. Кызым. Син минем күкләргә ашкан хыялымдыр, Син минем таңнардан якты өметемдер, Син минем алтыннан кадерле кешемдер Син минем бәгыремнән өзелгән җимешемдер! Син минем сүздәргә сыймас хисемдер, Син минем дөньяга сыймас шатлыгымдыр, Син җанның мәңге сүнмәс күмередер, Син минем йөрәгемнән өзелгән гомеремдер!
7 Әнием, син иң мөлаем, иң чибәр, иң ягымлы, иң белемле, иң зәвыклы, иң яхшы сердәш, бик матур тавышлы, оста биюче, иң яхшы әни! Мин сине яратам!!!
8 My dear, dear mommy, I love you so much! I want you to be happy on the 8 th of March!
10 Кояш ягымлы елмайсын, Җылысын бүләк итеп! Бәйрәмең сихри булсын, Ә тормышың - искиткеч! Шатлыкларны уртак итеп, кайгы килсә, бергә кичеп, гомер итик әнием белән серләр бүлешеп! Өебез гел балкып торсын, Юлдашыбыз бәхет булсын, Синсез яши алмам, әнием, берничек!
11 Әнием! Тормышың үзең кебек матур булсын! Күтәренке кәеф, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, гаилә бәхете, ялкынлы, олы, зур, саф мәхәббәт телим! Бәхетле бул!!!
12 Әнием, сине Яратам !!!
13 Презентацияне ясаганда файдаланылган веб ресурслар, әдәбият: Vic.Man.Photo. To Lab (фотоларны бизәү өчен) allday.ru pozdravlend.ru foto.bigstatus.ru М.Кәримовның Әнкәйгә шигыреннән өзек А.Минһаҗевның Без бит авыл егетләре шигырен үзгәртеп яздым.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.