Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 9 лет назад пользователемВера Белокрыльцова
1 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе 7нче гимназия Талипова Гөлшат Илдус кызы, II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөгелмә 2012
2 Укытучыга карата таләпләр: үз фәнеңне бик яхшы белү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; уку-танып белү эшчәнлеген оештыру; рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.
3 Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.
4 Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.
6 Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат- кабат файдаланырга мөмкин. Интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
7 Дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра
8 Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү; кирәкле материал табу; укучыларның сүзлек запасын баету; татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.
9 балаларның иҗади сәләтен үстерә; фикерләү дәрәҗәсен арттыра дәресне җанландыра, кызыклы итә. Уен технологиясе:
10 Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам.
13 Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.
14 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.