Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 9 лет назад пользователемЗоя Кисловская
1 Ия белән хәбәрнең ярашуы
2 1. Мин, егылмас өчен, көймә читенә тотындым. 2. _Әни, әни дим. Син йокла әле, уянма. 3. Мин аннан нәрсә ишетсәм, ул да бабайдан шул ук сүзне ишеткән.
3 Җөмләнең хәбәре затланышлы фигыльләр (хикәя, боерык, шарт) белән белдерелсә, хәбәр белән ия бер үк затта һәм санда киләләр
4 1. Йортлардан үзенә күрә җан тынычлыгы, әдәплелек, күңел иркенлеге сизелеп тора. 2. Бөдрә ак каеннар, купшы юкәләр тирә-якка ямь бирәләр.
5 Тиңдәш ияләргә караган һәм затланышлы фигыльләр белән белдерелгән хәбәрләр берлек санда да, күплек санда да килергә мөмкин.
6 Очрашулар, утырышулар, сөйләшүләр күп булды.
7 Фигыльдән кала башка сүз төркеме белән белдерелгән хәбәр ярдәмче фигыль белән килсә, ия күплектә килгәндә дә, хәбәр берлек санда кулланыла.
8 Ия белән хәбәр арасында сызык куелу
9 Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем, сан, алмашлык, исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела 1.Без – кырык беренче ел балалары. 2.Бар булган профессиянең башы – укытучы. 3.Уку - энә белән кое казу.
10 -Ул көчәйтүче сүзе ия янында килсә, - ул (алар) сүзе хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела 1.Сабан туе ул - халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе. 2. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул.
11 -Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә сызык куела Ул агач йорт янында тора.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2025 MyShared Inc.
All rights reserved.