Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 9 лет назад пользователемАнатолий Полуектов
1 Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай; Шаулы язның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай! Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Чокалы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гафарова Миләүшә Рафаил кызы.
2 ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ
3 Кечкенә Тукай 4 айда әтисез, 4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.
4 Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере
5 Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.
6 Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.
7 Тукайның әнисенең сеңлесе Саҗидә нчы елда төшерелгән фото.
8 Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар.
9 Мәҗит Гафури (элеккеге Сембер ) урамында Габдулла үзенең яңа әти-әнисе кулында яши.
10 Әти талчукта сату идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә алмый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде... Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булып, миңа ач торырга туры килмәде... (Исемдә калганнар)
11 Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла елның җәендә Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала. Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе
12 Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее - йорты
13 Сәгъди абзый әкренләп кенә Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә. Печән өсте. Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында.
14 Канатлар ныгыган вакыт – 1907 елларда Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә яши.
15 Почиталин урамы, 66 нчы йорт, 1894 елның ахырыннан Габдулла шунда – Галиәсгар Госманов йортында яши башлый.
16 Почиталин урамындагы Тукай яшәгән йортның ишегалды һәм урам як күренеше.
17 Бу тыкрыктан Тукай көн саен мәдрәсәгә укырга йөргән
18 Тукайның остазы, Мотыйгия мәдрәсәсенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхвәтуллин
19 1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы.
20 Кулъязма Әлгасрелҗәдид журналының тышлык бите. Бу журналны мәдрәсәдә Габдулла һәм иптәшләре чыгарган. Журналның һәр битен Габдулла үз кулы белән язган.
21 1906 елның 1 Маенда типография эшчеләре тагын демонстрациягә чыктылар... Без Апуш белән икәүләп киттек. Демонстрациягә тимер юл эшчесе Николай Покатилов җитәкчелек итте. Иске собор янында кызыл байрак күтәрделәр: таякка тагылган кызыл материя байракта сүзләр: Яшәсен Беренче май – хезмәт бәйрәме!. Чаган елгасы буенда безнең юлны атлы казаклар кистеләр... Без Тукай белән прокламацияләрне шәһәр уртасында ябыштырып йөрдек. (А. Гладышев, Уралец» типографиясе эшчесе. Г. Тукаев турында истәлек)
22 Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана – 1907 елларда Мотыйгый Фикер газетасын һәм Әлгасрелҗәдид, Уклар журналларын чыгара. Тукай дусты Камил Мотыйгый белән Уральскида.
23 1907 елда Казанга китәр алдыннан Тукай яшәгән Казан кунакханәсе бинасы. (Некрасов һәм Почиталин урамнары чаты)
24 1907 елгы фоторәсемдә Уральскидагы дуслары арасында Г. Тукай (күзлектән)
25 Габдулла Тукай һәм аның апасы Газизә Уральск шәһәрендә
26 Сөеп кайттым сиңа, Казаным! (1907 – 1913)
28 Мәскәү һәм Татарстан урамнарының күренеше. XX гасыр башында бу йортта Болгар кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллегенциясе яшәгән
29 Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар интеллегенциясе вәкилләренең берсе – язучы Фатих Әмирхан
30 Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев
31 Габдулла Тукай Әстерхан шәһәрендә дусты, шагыйрь Сәгыйть Рәмиевта да кунакта була.
32 Драматург Галиәсгар Камал белән берлектә Габдулла Тукай 1908 – 1909 елларда сатирик журнал Яшенне чыгаруда катнаша.
33 Язучы – революционер Гафур Коләхмәтов белән Тукай Шәрык клубында кичәләр, концертлар, лекцияләр оештыра
34 Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжскаяның – гади татар кызының шәригать кануннарын ертып сәхнәгә менүенә Тукай бик соклана. Үзенең Ике кояш шигырен аңа багышлап яза.
35 Габдулла Тукай 1908 елда, Әль -ислах газетасында эшләгән вакыты
37 Әль – ислах газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, газетаның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.
38 Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба..Ф.Әмирхан аны буржуаз тәнкыйтьтән, кадимчеләр һәҗүменнән саклый, акыллы киңәшләре белән аңа ярдәм күрсәтеп тора.
39 Шагыйрь үзенең иң яшерен серләрен Фатих Әмирхан белән уртаклаша, аның белән киңәшә. Бер хатында: Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап калган талант очкыны... Бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?, - дип яза.
40 1908 елның җәендә Тукай Әль – ислахтагы берничә дусты белән Ботан бакчасы янында, Кабан күле буендагы дачада яши. Г.Камалның истәлекләренә караганда, шагыйрьнең иң бәхетле көннәре була ул.
41 Г.Тукай елгы фоторәсем. Дусты Дулат – Алиевкә бүләк иткән бу рәсемнең артына Тукай болай дип язган: Иптәшем Мәхмүткә ядкяр: Г.Тукай, 3 октябрь, 1912 санә
42 Тукай һәм Сәяр труппасы
43 Г.Камал татар театрын тудыруда беренче рольне уйный елда аның юбилей кичәсендә Тукай болай ди: Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләрендә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде..
44 Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара елда ул Шүрәле псевдонимы белән Халык моңнары исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. Анда 28 җыр язылган.
45 Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы
46 Рәссам Р.Төхфәтуллин 1965 елда ясаган иллюстрация.
47 Габдулла Тукай елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан танылган шагыйрь һәм публицист. Аның егерме бишләп китабы чыккан, аның әсәрләре матбугатта даими рәвештә чыгып тора, ул һәрвакыт халык игътибарында.
48 1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында Исемдә калганнар дигән автобиографик повесть яза. Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.
49 КИТАП шигыренең кулъязмасы. Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә... Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
50 Бер төркем татар язучылары Беренче рәттә: ГАБДУЛЛА ТУКАЙ, ФАТИХ ӘМИРХАН. Икенче рәттә: Г.КОЛАХМЕТОВ, К.КОЛАХМЕТОВ
51 Тукай елгы фоторәсем.
52 Тукайның Әстерханга килүе уңае белән уздырылган әдәби – музыкаль кичәдә төшерелгән рәсем.
53 Тукайның Өчиледәге туганы Кәбир Әмиров йорты ел рәсеме.
55 . Өчиледән Казанга кайтканда караңгы Балавыз урманнарын үтәргә кирәк. (Биектау районы). Бу кара урман турында Тукай Казанга кайтыш исемле очеркында яза
56 Авыру Тукай янында крестьяннар
57 Габдулла Тукай 1912 ел
58 Тукай Клячкин шифаханәсен дә ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем.
59 И мөкаддәс, моңлы сазым, Уйнадың син ник бик аз...
60 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома Тукайның битеннән алынган маска
61 1913 елның 17 (4) апрелендә тукайны җир куенына озаталар.
62 Тукай кабере өстендә истәлек – һәйкәл
63 Мәңгелеккә юл
65 Казан шәһәрендә Тукай музее
66 Кырлайда Тукай һәйкәле
67 Бу наратны Габдулла Тукайның Кырлайдагы әтисе Сәгъди абзый утырткан. Ә бәрәңге бакчасында кечкенә Габдулла бәрәңге җыйган.
68 Арча районы Кырлай авылында Тукай музее
69 Тукай образы рәссамнар иҗатында
70 Хөрмәтле Тукай иҗатын сөюче укучылар һәм укытучылар! Бу ярдәмлек сезгә әзме – күпме бөек Тукаебыз тормышы һәм иҗаты турында искә төшерергә ярдәм итәр дип ышанам. Эшегездә зур уңышлар телим.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2025 MyShared Inc.
All rights reserved.