Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 9 лет назад пользователемЕкатерина Борзова
1 Фатих Хөсни ( ) Ибраһим Гази Фатих Хөсни турында сөйли
2 Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908нче елның 3нче февралендә Татарстанның хәзерге Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туа.
3 Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1924нче елда Казанга килә, Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә- тәҗрибә мәктәбенә укырга керә. Шунда укыганда шигырьләр яза башлый, ул шигырьләре «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналларыңда басылып чыга.
4 нчы еллар арасында иҗаты активлаша - ул күп кенә очерклар һәм «Көрәш кызы», «Усаллар» дигән драма әсәрләре дә яза.
5 1929нчы елда Ф.Хөсни Казан дәүләт университетының экономика факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, армиягә алына нче елларда Казандагы Беренче укчы дивизиядә элемтәче, соңрак хәрби корреспондент булып хезмәт итә.
6 Армиядән кайткач, газета редакцияләрендә эшли, журналист буларак авылларда күп йөри, завод- фабрикалардагы эшчеләр белән таныша, тормышны, кешеләрне өйрәнә.
7 «Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән ул татар әдәбиятының классигы булып танылды.
8 Ф.Хөсни иҗатында драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары да күренекле урын алып тора. Әдипнең «Урманда» (1938) комедиясе, «Әбли авылы» (1949), «Еллар-юллар» (1956), «Бертуган Таһировлар» (1965) драмалары, үз вакытында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелып, уңай бәя алды.
9 Ф.Хөснигә 1972нче елда «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» повесте һәм хикәяләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә. Ф.Хөсни 1936нчы елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
10 2008нче елда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән татар әдәбиятының классигы булып танылган әдип Фатих Хөснинең тууына ? яшь тулды.
11 Фатих Хөснигә ? яшь
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.