Халыктагы тере фикерләрнең Хәкиме син-тугры хәкиме...
Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.
Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый.
Сибгат Хәким шагыйрьләр Х.Туфан, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур арасында (1940 ел)
1941 елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә, аннары кыска мөддәтле хәрби курсларны тәмамлап, 1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә: әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша, фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-сәяси курсларны тәмамлаганнан соң, 1945 елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә.
Берлинга таба. Сибгат Хәким йөргән юллар. Рәссам В.С.Климашин.
47 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Мөршидә Вилданова- Хәкимова Шагыйрь яшәгән йорт
Сибгат Хәким туганнары белән (сулдан икенче-әнисе) Гаиләсе белән. Хатыны Мөршидә, улы Рафаил
Уйчан гына балкып йөрсә дә шул, Көчле рухлы булган Сибгат ага! Әле дә булса Җылы Сүзе белән Шигърияткә безнең учак яга. Л.Шагыйрьҗан
Тукайны ң кабере янында Шагыйрь йөри Кырлай урамында Кырлай каеннарын сагынып килгән. Кояш төшкән урман аланында Котырып үскән чабылмаган үлән. Гамил Афзал
Җәмәгать эшләре һәм татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен С.Хәким Ленин ордены (1971), Октябрь Революциясе (1981) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) орденнары белән бүләкләнә. Ул 1986 елда вафат була, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә. С.Хәким 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Курск Дугасындагы сугыш. Сибгат Хәкимнең Дуга поэмасы каһарманнары. П.Жигмионт, Н.Присекип.
1981 елның 26 декабрендә Сибгат Хәкимнең 70 еллык юбилее уңае белән шагыйрь укыган мәктәпнең бер классында музей-бүлмә ачыла. Бу музей-бүлмә укытучылар, укучылар, авыл халкы, музей җитәкчесе Луиза апа Шәмсиеваның зур тырышлыгы һәм Сибгат Хәкимне хөрмәт итүләре аркасында туа елда музейга мәктәп музее дигән таныклык (5894) бирелә. Ә 1995 елның гыйнварында музей дәүләт статусы ала һәм ТР БДН берләшмәсенә алына елда музейны яңа мәктәпкә күчерәләр. Бу тантанага Татарстан дәүләт Фәннәр академиясеннән бер төркем галимнәр белән Сибгат Хә кимнең улы Рафаэль Хәкимов кайта. Ул музейга 15тән артык документ калдыра, Сибгат Хәким музее дигән буклет эшләтә, ә мәктәпкә Сибгат Хәкимнең бюстын бүләк итә. Бу бюст мәктәп фойесында тора һәм кергән һәркемне каршылый. Бүген музей бик тулыланды, зурайды. Анда 2400 дән артык экспонат саклана. Шуларның 90 проценты Сибгат Хәким тормышын, иҗатын чагылдыра. Музей ике бүлмәне үз эченә алган. Аның беренчесе тулысы белән Сибгат Хәкимгә, ә икенчесе Күлле-Киме мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхесләргә багышланган.