Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. (Ф. Яруллин)
Максатлар: Иярчен ия һәм хәбәр җөмлә турындагы белемнәрне ныгыту; Иярчен тәмамлык җөмләләрне танып белү; Җөмлә кисәкләре, Иярчен җөмләләрнең төрләре темалары буенча белемнәрне камилләштерү; Иптәшләреңнең хезмәтенә бәя биреп, нәтиҗә ясап, фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;
1)Теләге бар 2) тик тормас. (М.) Бу- синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә. (... ) [... ].
1)Хикмәт шунда: 2)аларның бай җирләрне кулларыннан ычкындырасылары килми. (Г.Б.) Бу- аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә. [...шунда]: (... ).
Иярчен тәмамлык җөмләләр
Уникенче декабрь. Сыйныф эше.
I төркем: Без шуны беләбез: Фәрит чаңгыда бик оста йөри. II төркем: Игенчеләр чәчү беткәнне хәбәр иттеләр. III төркем: Без беләбез ки, Тукай – милләтебез горурлыгы. IV төркем: Алдагы уку елына аны Хәрби Академиягә җибәрәбез дип кисәтеп куйганнар иде.
Иярчен тәмамлык җөмлә Сораулары: Төзелеше буенча: кемне? аналитик нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? синтетик нәрсә дип? һ.б Бәйләүче Тыныш чаралар билгеләре: мөнәсәбәтле сүзләр, өтер, көттерү интонациясе, ике нокта ки теркәгече юнәлеш, төшем килеше кушымчалары, дип бәйлек сүзе Баш җөмләгә мөнәсәбәте: я баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклый
Өй эш. (2нче, 3нче биремне сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә ) 1.Кагыйдәне кабатларга. 2.94нче күнегү (бирем буенча) 3.Иҗади эш : Мин автобус килгәнне озак көттем. Мин автобус килүен озак көттем. Бирелгән җөмләләрне анализлап, аермалары нәрсәдә икәнен күрсәтергә.