Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш урта мәктәбе Китапханәче- Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы 2013 нче ел.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Кем иң көчле математик Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең математика һәм физика фәннәренең I категорияле.
Advertisements

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Казаклар урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе Дәреснең темасы: Рус.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш урта мәктәбе Китапханәче- Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы 2013 нче ел.
Транксрипт:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш урта мәктәбе Китапханәче- Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы 2013 нче ел

Их, татар ашлары, бик тәмле һәм файдалы

Милли ризыклар - бер буыннан икенче буынга тапшырыла торган иҗат, серлелек, могҗиза ул. (МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ)

Татар халкы борын-борыннан ук бик кунакчыл халык. Ул, еш кына кунак җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрергә һәвәс, аның табыны мул, ризыклары да күптөрле була. Табындаш күршеләр белән бергәләп чәй эчү кешеләрне бер-берсенә якынайта, эч серләрен уртаклашырга тел ачкычы бирә. Ашның бәрәкәте кунак белән.

Борынгыдан килгән йола: Бәйрәм табыны мул булыр. Итле бәлеш, гөбәдия- Иң зур нигъмәт шул булыр. Мактый-мактый ашала шул Бездә камыр ашлары. Сумса, кыстытый, пәрәмәч, Кайнар өчпочмаклары. Гөбәдия - бәйрәмнәрдә әзерләнә торган катлы бәлеш. Пешкән гөбәдияне кискәч, тәме ягыннан да, төсе ягыннан да бер-берсенә туры килә торган ашамлыклар катлам-катлам булып, аермачык күренеп тора. Гөбәдиянең эченә кипкән корт, бүрттергән дөге, кыздырган суган белән ит тарткычтан чыгарган ит, ваклап тураган йомырка, йомшарткан йөзем, күрәгә, төшен алып кара җимеш яисә өрек салалар.корт Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да әзерлиләр, майны күбрәк салалар. Итле гөбәдияне кайнар килеш икенче аш итеп бирәләр. Аны икеләтә юкарак итеп, эченә җиләк-җимеш салып та ясыйлар һәм чәй янына бирәләр

ЧӘК - ЧӘК Безнең татар апалары Пешерә баллы чәк-чәк. Авызга кабуга эри- Телең йотмыйсың чак-чак. Тантаналы мәҗлесләрдә Чәк-чәкнең урыны түрдә. Көн саен ашап торсак та, Кире какмабыз бер дә. Чәк-чәк һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәк- чәкне кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төргән чәк-чәк туйда аеруча хөрмәтле сыйлардан санала.

Уңган килен кар өстендә казан аса Каракүл авылы килене Фәттахова Эльвира турында яратып шулай диләр. Эльвира- бик уңган, җитез, белмәгән эше юк. Ул аш-суга да бик оста. Авылда үткәргән бәйрәм табынна- рында Эльвира пешергән юка, кош теле – һәркемнең ярат- кан ризыгы. Аның ризыклары бик тәмле, телеңне йотарлык.

Эльвира кош теле пешерә

Эльвира инде юка да пешереп өлгерде.

Табынга рәхим итегез !

Татар халкында пилмән- бәйрәм көннәрендә һәм ку- нак чакырганда әзерләнә торган аш, аны һәрвакыт шулпа белән бирәләр. Пилмән белән кияү егетләрен сыйлаганнар, кияү пилмәне әзерләгәннәр. Пилмәнне ит белән генә түгел, эченә эремчек, киндер орлыгы һәм борчак салып та ясаганнар.

Коймак Коймакны һәркем ярата Һәм ашый тәмен белеп. Коймак дини бәйрәмнәрдә Пешерелә иң элек. Коймакны иртәнге чәйгә әзер - лиләр, янына тәлинкәгә салып, май да куялар.

Мин үзем ашарга пеше- рергә бик яратам. Ләкин Әнием әзерләгән ризык минем өчен изге ризык. Һәм гомерем буе шулай булачак та,- ди Гөлназ Хабибуллина.

Өйдә әзерләгән ризыкның җаны бар. Ризыкны күңелеңне биреп, эчке җылың- ны салып әзерләргә кирәк. Үзем ризык әзерләүне һәрчак бисмилла әйтеп башлыйм,- ди Гөлсылу апа.

Килен кайнеш туфра - гыннан ярала,- диләр. Каракүл авылында яшәүче Гарипова Рә - дифә апа да аш - суга бик оста. Аңа бу ос - талыкны кайнанасы Рәхилә апа өйрәт - кән. Авылда туйлар Рәхилә апа пешер - гән ризыклардан башка үтми. Хәзер кайнанасының эшен Рәдифә апа дәвам итә.

Чәй эчәбез бал белән Татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр азыклары-кабартма, коймак белән чәй кайчагында иртәнге ашны алыштыра. Рауза апа да чәйне бик яра- та. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайча- гында сөт белән дә эчәм мин, бал белән бигрәк тә яратып эчәм, бөтен тәнемә, җа- ныма сихәт алам бал белән эчсәм- ди ул. Чәй белән сыйлау татар халкында ку- накчыллыкның бер билгесе булып тора. Килгән һәркемне сыйлыйбыз Куе кайнар чәй белән. Җанга рәхәт, тәнгә шифа, Эчсәң аны бал белән.

Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул- изге азык. Табының никадәр генә мул булмасын, өстәлләр сыйдан сыгылып тормасын, табын түрендә икмәк булмаса, та-бынның бер чите китек, табын- ятим. Элек бездә ипидер дип ант итү гадәте дә булган. Балаларны кече яшьтән үк ипинең һәр валчыгын җыярга өйрәткәннәр. Табын- да ипине гаиләнең иң өлкән кешесе кискән. Иң тәмле ризык- икмәк.

Кешелекнең үзе шикелле үк, Борынгыдан килә бәйрәмнәр. Шатлыкларын бәйрәм итә кеше, Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар. Ил шаулатыр бәйрәмнәрең булсын, Бәйрәме бар халык- бай халык.

Ышыкланыр өчен давылларда Каеннарга кирәк имәннәр. Сөйгән ярга янып сөйгәнеңнең Мәхәббәте терәк, дигәннәр.

Халкым юмарт. Үзе бер сый- Тәмле сүзе, якты йөзе. Кунак бездә артмый һич тә: Килсен уны, килсен йөзе!

Мин сезне кунакка чакырам, Килмичә калмагыз, мин көтәм. Утырыйк сөйләшеп, гөрләшеп, Без моңлы җаннарга шул җиткән.

Кулланылган әдәбият Әхмәтҗанов Ю.Ә. Татар халык ашлары.-Раннур нәшрияты, Әхмәтҗанов Ю.Ә. Татар халык ашлары.-Раннур нәшрияты, Татарская кухня.- К.:Стар, с. 4. Туйлар, бәйрәмнәр өчен.- Раннур нәшрияты,1999.