АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ДОЦЕНТЫ ДЕНМӨХӘММӘТОВА ЭЛЬВИРА.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Уку дәресеннән 2 нче сыйныф өчен викторина Әкиятләр Казан шәһәренең 4 нче гимназия башлангыч сыйныф укытучысы Ватанина Дания Мухаметдиновна аңлатма Әкиятләр.
Advertisements

Һади Такташ Һади Такташ( ). Һади Такташ Хади́ Такта́ш (тат. Hadi Taqtaş, Һади Такташ; русча Мухамметхади́ Хайру́ллович Такта́шев, тат. Мөхәммәтһади.
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР.
АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ДОЦЕНТЫ ДЕНМӨХӘММӘТОВА ЭЛЬВИРА.
Транксрипт:

АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ДОЦЕНТЫ ДЕНМӨХӘММӘТОВА ЭЛЬВИРА НИКОЛАЕВНА

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДЙА 2014 елда 3 төркемдә үткәреләчәк татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен (21нче код); рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендәге укучылар өчен (22нче код); рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәрендәге укучылары өчен (23нче код).

Биремнәрнең бүленеше 1нче төркем2 нче төркем3 нче төркем Беренче бүлекС 1. Тыңланган текстның эчтәлеген язу (изложение – 70 сүз) А1-А11 (сайлап алу тестлары) В1,В2, А1-А6 - тыңлап аңлауга караган биремнәр Икенче бүлекА1-А7 (сайлап алу тесты) һәм В1-В9 (кыскача җавап язу) биремнәре В1-В12 (кыскача җавап язу) биремнәре А7-А14, В3 – укылган текстка нигезләнеп, тест эшләү Өченче бүлекС2. Текстка нигезләнеп, сочинение язу (70 сүз) С1. Текстка нигезләнеп, сочинение язу (100 сүз) В4-В18 (кыскача җавап язу) биремнәре Дүртенче бүлек С1 – шәхси хат язу (70-80 сүз); С2 - ситуациягә караган 5 реплика язу

Бланк үрнәкләре

А һәм В өлешендәге биремнәр турында мәгълүмат Барлык биремнәрнең дә дөрес җаваплары 1 балл белән бәяләнә*; Биремнәрнең саны төрле; Кыскача җавап язуга караган биремнәрдә җаваплар сан яки сүз, сүзтезмә белән языла; Биремнәр әзер җаваплар буенча тикшерелә. * 3нче төркемнең В1, В2,В3 биремнәрендә һәр дөрес тәңгәллек өчен 1әр балл куела.

С өлеше биремнәре турында С биремнәре төрле: изложение, сочинение, шәхси хат, ситуацияләргә караган репликалар. С биремнәре махсус критерийлар буенча тикшерелә.

ДЙА эшләрен тикшерү Эшнең А һәм В биремнәре компьютер тарафыннан әзер җаваплар буенча тикшерелә; С биремнәрен экспертлар тикшерә

С биремен тикшерү критерийлары турында С биремнәре текстның эчтәлегенә бәйле критерийлар һәм укучының грамоталылыгын бәяләгән критерийларга нигезләнеп тикшерелә. Һәр критерий буенча балл куела, соңыннан аларның суммасы чыгарыла.

Изложение Текст 2 тапкыр укыла; укучыдан микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) аерып чыгару сорала; укучының эше изложениенең эчтәлеге, башлангыч текстны җыйнакландыру, язманың бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм, аның эзлеклелеге һәм грамоталылыкны билгеләү критерийларына нигезләнеп тикшерелә.

Укучыга кайбер киңәшләр Текстның темасын ачыклагыз, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында булуын билгеләгез. Моны билгеләүдә сезгә текстның исеме, анда күп тапкыр кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала. Тексттан төп фикерне, идеяне табыгыз. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди? – дигән сорауларга җавап табу тексттның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә. Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз. Әлеге гамәл текстны җыйнакландырганда кирәк булачак. Җыйнакландырылган текстта да автор стиле сакланырга тиеш. ( Мәсәлән, әдәби текстта башлам, вакыйгалар үстерелеше, кульминация һәм чишелеш бирелә; тасвирлама текст сөйләм предметы һәм аңа хас төп сыйфатларны аерып күрсәтү белән аерылып тора; фикерләмә текстта гомуми тезислар, аргументлар, дәлилләр һәм нәтиҗә бирелә). Текстның микротемаларын ачыклагыз һәм язма өчен план төзегез. Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер-берсенә бәйле булалар. Һәр микротеманы ачыклый торган сүзләр җыелмасын туплагыз. Һәр кызыл юлның төп фикерен ачыклагыз. Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырыгыз. Язган текстыгызны тулы килеш укып карагыз. Кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуына, артык сүзләр булмауга игътибар итегез.

Изложение I бүлек Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз. С1 Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез. Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Текстны җыйнакландыру алымнары 1. Төшереп калдыру. Бу вакытта кереш сүзләр, җөмләнең тиңдәш кисәкләре, тиңдәш хәбәрлекләр, кабатлаулар, бер типтагы мисаллар, риторик сорау, цитата, аңлатмалар, фикер йөртү өчен әйтелгән сүзләр, тасвирламалар төшереп калдырыла. Мәсәлән, Безнең йорт шәһәр читендәрәк. Ишек алдында биек агачлар үсә. Агач башына ел саен каргалар оялый. (15 сүз) Йортыбыз шәһәр читендәрәк. Ишек алдында агачлар үсә. Аларга ел саен каргалар оялый. (12 сүз) Югыйсә аягы да, канаты да имгәнмәс иде. ( 7 сүз) Ул имгәнгән иде. (3 сүз)

2. Берләштерү алымы. Бу очракта өстәлмәләр, күзаллаулы баш килештәге сүзләр, бер фикерне ачыклаган сүзләр һәм җөмлә кисәкләре, вакыйгалар берләштерелә. Мәсәлән, Кыяфәтенә караганда бер явызның кулы уйнаганга ошый. (7 сүз) Бер явызның кулы уйнаган ахры. (5 сүз) Югыйсә аягы да, канаты да имгәнмәс иде. Сыңар канатын җиргә бәргәләп, карага баласы юкә төбендә ята. ( 16 сүз) Югыйсә ул имгәнмәс иде. Хәзер ул юкә төбендә ята. (9 сүз) Тирәсендә дүрт-биш малай. Чүгәләгәннәр дә хәйран калганнар. Нишләтергә дә белмиләр. (10 сүз) Тирәсендә дүрт-биш малай нишләтергә белмичә торалар. (6 сүз)

3. Алмаштыру алымы. Бу очракта җөмләнең тиңдәш кисәкләрен гомумиләштерүче сүзләргә, кушма җөмләләрне гади җөмләгә алыштырырга, туры сөйләм үрнәген кыек сөйләм формасында бирергә, текст өлешләрен алмашлык белән алыштырырга мөмкин. Мәсәлән, Муенын түбәнгә - карга баласына сузган ( 5 сүз). Муенын баласына сузган (3 сүз). Малайларга ямансу булып китте. Аларның карга баласын бу килеш калдырасылары килми иде. (12 сүз) Малайларның карга баласын бу хәлдә калдырасылары килмәде. (7 сүз) Малайлар карга баласын ипләп кенә күлмәккә төрделәр дә поликлиникага киттеләр ( 10 сүз). Малайлар аны ипләп кенә алып поликлиникага киттеләр (7 сүз). Малайлар күздән югалганчы, агачтан агачка күчеп, байтак карылдады ана карга. (10 сүз) Малайлар күздән югалганчы карылдады ана карга (6 сүз).

Җыйнакландырылган изложение үрнәге Канатлы кунак Йортыбыз шәһәр читендәрәк. Ишек алдында үскән агачларга ел саен каргалар оялый. Бервакыт агачтан карга баласы егылып төшкән. Бер явыз эшедер, ул имгәнгән. Карга баласы юкә төбендә ята. Тирәсендә, нишләргә белмичә, дүрт- биш малай тора. Карр дигән тавыш ишетелде. Карга агачка кунган да муенын аска сузган. Бу - әниседер. Малайларның карга баласын бу хәлдә калдырасылары килмәде. Аны, ипләп төреп, поликлиникага алып киттеләр. Ана карга, карылдап, агачтан агачка кунды. Малайлар күздән югалганчы шулай барды. (70 сүз)

Өстәмәләр Грамоталылыкны бәяләү вакытында укучы язмасының күләме искә алына. Язма норма күләмнең яртысыннан кимрәк булса, 0 балл куела, эш үтәлмәгән булып санала. Язма норманың яртысын гына тәшкил итсә, 1 балл гына куела.

КИРӘКЛЕ МӘГЪЛҮМАТЛАРНЫ ТҮБӘНДӘГЕ СЫЛТАМА БУЕНЧА ТАБА АЛАСЫЗ:

СОЧИНЕНИЕ ФИКЕРЛӘМӘ Өлешләре: 1) Кереш (башлам өлеше) – цитата 2) Төп өлеш – 2 аргумент (дәлил) + мисаллар 3) Йомгак - нәтиҗәләр

Нәрсә ул бәхет? 1) Казанның яшел агачларга күмелеп утырган Мәгариф тыкрыгында, зәңгәр тәрәзәле агач йортта бәхетле бер гаилә яшәгән. 2) Аларның өенә көне буе кояш караган, ачык тәрәзәләрдән җиләс җил кереп, башлары түшәмгә тиеп торган гөлләрнең яфракларын селкеткәләп йөргән. 3) Һәм бу гөлләр арасында иң матуры җиде яшьлек кыз Зәлифә булган. 4) Аның кызыл бантлы бөдрә башы, язгы күбәләкне хәтерләтеп, әле бер, әле икенче гөл арасына килеп чыккан. 5) Әтисе белән әнисе аны алларына утыртып та, ачык пианино янына бастырып та рәсемгә төшкәннәр. 6) Аларның нәниләренә булган мәхәббәтләре чырайларына ук чыккан: барлык рәсемнәре елмаюлы. 7) Вакыт узу белән инде саргая башлаган бу рәсемнәр, бәлки, әле тагын бик күп еллар буена Зәлифәләр өендәге ул куанычлы минутларның истәлеген саклап алып барырлар. 8) Кояш юк чагында кояш яктысын ныграк сагынасың. 9) Бәхетнең нәрсә икәнен бәхет үзе узгач аңлыйсың. 10) Зәлифәләр өендәге бәхетнең дә зурлыгы, аннан соңгы авыр сугыш елларының җуелмас кайгысы белән янәшә куеп карагач, көчлерәк сизелә. 11) Сугыш нинди матур гаиләләрне җимерде, нинди гүзәл гомерләрне вакытсыз җир куенына салды! 12) Зәлифәнең дә әтисе сугышка китә. 13) Бер ел буена ул: кайтырмын, күрешербез дип, Казанда калган хатыны белән кызына өметләндергеч хатлар язып тора. 14) Үлем турында ник бер генә сүз булсын аның хатларында! 15) Ләкин сугыш бу кешенең гомерен өзә: ул Сталинград янында һәлак була. 16) Сугышның һәр көнен мең төрле өмет, мең төрле борчулар белән уздыручы ана кинәт килеп төшкән шулкадәр зур кайгыны күтәрә алмый, йөрәк авыруы белән урын өстенә егыла. 17) Өч көн авыр саташу эчендә ятканнан соң, нәни кызын ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома ул. Гариф Ахуновтан Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов ) – прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Аның әсәрләрендә кеше язмышы, тарих, мәхәббәт, авыл, әхлак, экология темалары яктыртыла. Ул – Хәзинә, Идел кызы, Чикләвек төше, Йолдызлар калка һәм башка бик күп әсәрләр авторы.

Башлам өлеше Ул тезистан башлана. Тезис – дәлилләнергә тиешле гыйбарә. Ничек башларга? Минем фикеремчә, минемчә, әйтелгәнчә, автор күрсәткәнчә, бирелгән җөмләдән аңлашылганча һ.б. кебек кереш сүз, җөмләләрдән файдаланырга мөмкин.

Цитата Сугыш нинди матур гаиләләрне җимерде, нинди гүзәл гомерләрне вакытсыз җир куенына салды! җөмләсендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Бөек Ватан сугышы турында нинди китаплар укыганыгыз, фильмнар караганыгыз бар? Сугыш кешеләргә һәм илебезгә нинди бәла-казалар китергән? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Үрнәк. Әйе, автор фикере белән килешмичә булмый. Сугыш халыкка, илгә, кешеләргә, аерым гаиләләргә – һәркемгә зыян гына китерә. Ул күп гомерләрне вакытсыз өзә.Аннан файда юк.

Төп өлештә шуны истә тотарга кирәк: Текстның темасын табарга (нәрсә турында? Сугыш –зыян салучы); Автор салган идея (автор нинди фикерләр белән уртаклашырга тели? – сугыш кеше гомерләрен өзә, гаиләләрне җимерә); Текстның эчтәлеген түгел, ә идеясен үз сүзләрегез белән анализлап язарга кирәк.

Дәлилләү юллары Тексттагы җөмләнең санын күрсәтеп; Автор сүзләрен цитата итеп алып. Бу фикерне...нчы җөмләләр дә раслый. Әйтелгән фикергә авторның.... сүзләре дә дәлил булып тора.....нчы җөмләдә күрсәтелгәнчә... кебек гыйбарәләрдән файдаланырга мөмкин.

Йомгак эшкә нәтиҗә ясаудан гыйбарәт. Димәк, алда әйтелгәннәрне йомгаклап, нәтиҗә ясап шуны әйтергә була... һ.б. лар ярдәмендә төгәлләргә мөмкин.

Сочинениедә кимендә 3 абзац булырга тиешлеген онытмагыз.

Дәлилләр Сугыш - үлем (15) Сугыш – бәхетне җимерүче (1; 17) Сугыш – ятимлек (17) Бәхет кадерен белергә кирәк (9) Бәхет һәм бәхетсезлек (5,17)