«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Казаклар урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе Дәреснең темасы: Рус.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Кем иң көчле математик Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең математика һәм физика фәннәренең I категорияле.
Advertisements

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Казаклар урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе Дәреснең темасы: Рус.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш урта мәктәбе Китапханәче- Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы 2013 нче ел.
Транксрипт:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Казаклар урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе Дәреснең темасы: Рус җирләренең таркалуы VI сыйныф, тарих. Эшләде: Сабирҗанова Галия Абдулла кызы югары квалификацион категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Россия тарихы этаплары Көнчыгыш славяннар V-X гасырлар Борынгы рус дәүләте IX- XII гасырлар Русьта сәяси таркаулык XII- XIV гасырлар Мәскәү Русе XIV-XVI гасырлар

1132 елдаВладимир Мономахның улы Мстислав үлеп китә. Ул үлгәннән соң, рус елъязмачысының сүзләренә караганда : Бөтен Русь җире тукмашырга керешә.

Борынгы рус дәүләтенең таркалу сәбәпләре икътисади сәбәпләр -җир биләү тәртибе үзгәреш кичерә ( кенәзләр җир биләмәләрен үзләренә генә алып калмыйча, өлкән дружиначыларын да җирле итәләр); -варяглардан грекларга илтүче сәүдә юлының юкка чыгуы; -натураль хуҗалыкның хакимлек итүе; сәяси сәбәпләр -һәр җир-волостьның үз халык җыелышы уздырыла; -үзенең сайлап куелган хакимияте; -үз халык ополчениясе; -кенәз уллары үзләрен бәйсез идарәче итеп хис итәләр; -алар Киевтан аерылып чыгарга омтылалар -варис калдыруның төгәл һәм билгеләнгән тәртибе булмый (өлкәнлек принцибы буенча буыннар буталып бетә); -үзара сугышлар

Дәреснең темасы: Рус җирләренең таркалуы Дәреснең максаты: Русьта сәяси таркаулык турында күзаллау булдыру; Борынгы рус дәүләтенең таркалу сәбәпләрен ачыклау, таркалуның уңай һәм тискәре якларын билгеләү; Борынгы рус дәүләте таркалганнан соң, Русьның берләшү факторларын ачу.

Үзара сугыш нәтиҗәләре -оборона сәләтен какшата; -кыпчаклар Русьның көньяк чикләренә үрелә башлыйлар; -үзара сугышу өчен, кыпчак атлыларын рус кенәзләре үзләре яллый торган булалар; - хезмәтләре өчен рус шәһәрләрен таларга рөхсәт бирәләр; -кенәзләр аларның кызларына яки кыз туганнарына өйләнергә тырышалар; -хуҗалык җимерелә; -Киев эре үзәк буларак абруен югалта; -яңа шәһәр үзәкләре барлыкка килә, алар Киевка буйсынырга теләми.

обб Үз кенәзләре династиясе хакимлек итә; -үз гаскәре; -акчасы; -озынлык һәм авырлык үлчәү берәмлекләре; -Мөстәкыйль тышкы сәясәт; -эре кенәзлек эчендә нәсел уделлары бүленә башлый; Уделлар-кенәз ыругының кече әгъзаларына бүлеп бирелгән биләмәләр. -шәһәрләр,храмнар төзү; -үз хуҗалыкларын үстерү. XI XII гасыр уртасында Русь 15 мөстәкыйль кенәзлеккә таркала

Таркаулык нәтиҗәләре Уңай яклары Аерым кенәзлекләрнең чәчәк атуы; Мәдәният, хуҗалык үсеше; Яңа җирләр үзләштерелә; Яңа шәһәрләр эре сәүдә, мәдәният,һөнәрчелек үзәгенә әверелә; Вотчина-нәсел буенча күчә торган җир биләмәсе зур тизлек белән үсә Тискәре яклары -Хәрби яктан көчсезләнү; -үзара сугыш; -аерым кенәзлекләргә таркалуның артуы (XII гасыр уртасында-15; XIII гасырда - 50; XIV гасырда кенәзлек була)

Берләшү үзенчәлекләре Бер үк телдә сөйләшәләр; Бер үк динне тоталар; Бер үк закон белән яшиләр ( Русская правда); Бер үк мәдәният; Милли үзаң.

нәтиҗә XII гасыр уртасында Борынгы рус дәүләтенең таркаулык, бүлгәләнү чоры башлана.Ул икътисади һәм сәяси сәбәпләр аркасында килеп чыккан закончалыклы процесс була. Әмма Русьның аерым мөстәкыйль дәүләтләргә таркалуына да карамастан, рус җирләрен берләштерү турындагы фикер халык аңында яшәүдән туктамый.

Өй эше П.11, эш дәфтәрендә бирем 3, 26 нчы биттә; 6, 29 нчы биттә.