Нәҗметдинова Гөлсинә Кыям кызы 2нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбе
Кадерле, дусларым! Озын салкын кышларда безгә бик авыр. Кышны исән-сау чыгу өчен безгә ярдәм итегез! Канатлы дусларыгыз.
Чыпчык, чыпчык – чык-чырык! Җим сиптем, кил тиз очып!
Песнәк, песнәк, кил тизрәк – Җим сибәм сиңа әзрәк!
Чәүкә, чәүкә, кил, чәүкә – Җим бирәм бер тәлинкә!
Күгәрченем гөр-гөр-гөр – Җим сиптем, менә күр, күр!
Карга-карга, син кара, Кабып кал, азык барда!
Саескан – ала канат, Җим сибәм кабат-кабат!
Килегез, кил, кошкайлар, Сез бит безнең дускайлар. Бакчабызга куныгыз, Көн дә кунак булыгыз!!
Кулланылган әдәбият: Х. Ш. Гарданов Без китап яратабыз Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия Раушан көзге Табышмаклар китабы
Интернет ресурслар: 2нче слайд 3нче слайд 4нче слайд 5нче слайд 6нчы слайд 7нче слайд 8нче слайд 9нчы слайд 10нчы слайд 11нче слайд 12нче слайд