Картотека КартотекаГалим Афзалов.Шерлок Холмс елый Евгений Березиков.Святые ислама Сафа Гыйльфан.Уф, ардык!.. Нәкыйп Каштанов.Шәһәргә килгән аю Әбрар Кәримуллин.Татарлар:исемебез һәм җисемебез Ләбиб Лерон.Борчак шыттырам (беренче борчак), Борчак шыттырам (өченче борчак).
Гарифҗан Мөхәммәтшин.Гомерлек язым Әхәт Мушинский.Бер тибүдә гол Вәкыйф Нуриев.Җиденче палата Ибраһим Нуруллин.Габдулла Тукай Гакыйл Сәгыйров.Кабатланмас моң Б.Тарбаев.Добрый океан Булат Султанбеков.Туган як турында хикәяләр
Татар халык җырлары.Яраткан җырлар Хәкимҗан Халиков.Иң гадел дус Хәкимҗан Халиков.Канатлы куян Хәкимҗан Халиков.Канатлы мәче Хәкимҗан Халиков.Конфетное дерево Хәкимҗан Халиков.Сакчы күркә
Балаларга үгет-нәсыйхәт Балалар фольклоры Молодому пчеловоду Тигез гомер итегез Уйнап укый сабыйлар
Минем яратып укыган китабым Минем яратып укыган китабым –ул Хәкимҗан Халиковның Иң якын дус исемле китабы. Бу китапка шигырьләр, җырлар тупланган. Бу китап бик матур рәсемле, бик күп шигырьле. Китап бик күп рәсемнәр, бик күп рамкалар белән бизәлгән. Мондый китап беркайда да юк.
Бу китап белән бернинди китапны да чагыштырып булмый. Чөнки китапка киң мәгънәле, аңлаешлы шигырьләр тупланган. Аңлаешлы шигырьләр бары шушы китапта гына. Төрле темага карата шигырьләрне нәкъ менә бу китаптан табарсыз.Китап 159 биттән тора.
Китапны укырга ашыгыгыз. Кыйбат түгел, нибары 30 сум тора. Бу китапка заказ бирү өчен телефонына шалтыратыгыз. Китапны алырга теләгегез бар икән Татарстан районы Яңа Шашы авылы Чишмәле урамында урнашкан 15 йортка килегез. Сезне көтеп калам. Нәзифә.
Менә ул китап
Безнең алдыбызда Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар язучысы, якташыбыз Хәкимҗан ага Халиков
Тел шомарткычлар, арифметик һәм грамматик табышмаклар, шаян шигырьләр авторы ул кем? Әлбәттә ул- Хәкимҗан Халиков. Бу исемне ишетүгә безнең күз алдыбызга Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар язучысы, якташыбыз, укытучыбызның дистәдән артык китабы искә төшә. Аларның барысы да балаларга багышланган, балалар өчен язылган.
Менә ул китаплар: Кайнар хисләр (1966), Йолдызлар ничәү (1969), Шук бабай (1970), Тынычлык гөле (1971), Энәбикә (1973), Озын колаклы батыр (1974), Октябрятлар шәһәре (1975), Эшләпәле дуслар (1976), Конфетное дерево (1977), Яшел докторлар (1978), Уйныйсың киләме? (1980), Иң шатлыклы көнем (1983), Рәхим итегез (1986)
Матурмы син (1988), Зиһен ачкычлары (1993), Сакчы күркә (1997), Сакаллы малай (2002), Иң гадел дус (2005), Канатлы куян (2008).Тагын 2-3 китапны без яратып укыр идек.Балалар күңеле кебек ап-ак, нәзәкатьле, самими күпме шигырьләр язылып, нәниләрне куандырыр,аларның күңелләренә пакълек иңдерер иде. Ул безнең яныбыздан китеп барды.
Ул вафат булса да аның аклык, самими, керсез шигырьләре калды. Ул үзенчәлекле кеше иде.Хәкимҗан абый аклыкны яратты, кара төс аңа ят төс иде.Ул дәрәҗәле булырга ашыкмады, югарылыкка да үрелмәде. Язучы чын кеше, балаларның якын дусты, киңәшчесе иде. Эшләгәндә дә 100ләгән балаларның хатларына һич иренмичә җавап язып, аларны куандыра иде.
Хәкимҗан абый бер генә хатында да: Син язма! Син язучы түгел! димәгән. Киресенчә, Яз син! Язучы ук булып китмәсәң дә, чын кеше буларсың дигән.Аңа яшьләр Безнең Хәкимҗан абый дип йөри торган булганнар. Ул йомшак күңелле булса да, кирәк вакытта үз сүзен дә әйтә белгән.Шигырьләрендә аның әдәпле, тату укучылар, үрнәк балалар.
Ара-тирә шукларын да күрергә туры килә. Ара-тирә шукларын да күрергә туры килә. -Ашарга да утыргансың, Юындыңмы әле син? -Әллә минем юынганны Күрмәдеңме, әни, син? Колакны да юдым бүген... -Ә битеңне, битеңне?.. -Бәби түгел лә мин хәзер Юдым дидем бит инде. -Алай булса, кулың нигә Буялган соң буяуга? Онытылып калгандыр ул Бит юганда юарга.
Аның әсәрләре кечкенәләргә һәм зурларга да бик охшый.Сакчы күркә, Зиһен ачкычлары, Эшләпәле дусларкитапларын дәресләрдә дә кулланырга мөмкин.Язучы кебек яза башласаң, аныкы кебек итеп язып булмый.Аның шигырьләрендә ниндидер үзгәреш, юмор бар.Ул аеруча туганнарын, табигатьне яраткан.
Хәкимҗан Халиковка карата төрле кичәләр уздыралар
Зөлфәт сүзләре белән әйткәндә:Кулымнан килсә, Татарстанның балалар язучысы дигән орденны гамәлгә кертеп, шуны балаларның тугры дусты Хәкимҗан Халиковның түшенә кадар идем,-ди. Бәлки бу сүзләрдә хаклык бардыр.
Мөхтәрәм язучының исеме якташлары күңелендә, балалар йөрәгендә якты булып мәңге сакланыр, үлемсез шигырьләре исә буыннардан-буыннарга күчәр.
Презентацияне төзеде Яңа Шашы урта мәктәбенең 4-сыйныф укучысы Халикова Нәзифә Шакирҗан кызы Март 2009 ел Март 2009 ел