Янил урта мәктәбе 24 нче ноябрь, 2006 нчы ел
Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм Әниләр көне. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - Әниләрдә. Сезне шул җир йөзен бизәгән әниләр көне белән тәбриклибез. Һәрвакытта шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз! Мең яшәгез Әниләр! Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз
Әниләр бәйрәме-2005
Әниемә. Дөньяга туу белән Әни - диеп телем ачылган Әни - диеп кулны суза-суза Әкрен генә тәпи басылган...
Учларымда-кояш минем, Күңелемдә-яз минем. Син булганда янәшәмдә, Бәхетлемен, Әнием!
Кояш белән сөйләшәсем килә. Сер сөйлисем килә җилгә. Ай белән гәпләшәсем килә, Шул әкияттә яшисем килә, Әнием белән бергә! Әнием белән бергә!!!
Авырмыйча, озак-озак Яшәгез Сез, Әниләр! Куанышып елмайсыннар Бишектәге бәбиләр.