ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР. Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае. 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР. Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның.
Advertisements

Транксрипт:

ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР

Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе. Күпмилләтле илебез фашизмга каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыга. Күпмилләтле илебез фашизмга каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыга. Мин моның белән чиксез горурланам, шуңа күрә дә презентациямне шул чор темасына ясарга булдым... Мин моның белән чиксез горурланам, шуңа күрә дә презентациямне шул чор темасына ясарга булдым...

Янып калсын гомрең маяк булып Муса Җәлил... Шагыйрь... Советлар Союзы Герое... Ленин премиясе лауреаты... Муса Җәлил... Шагыйрь... Советлар Союзы Герое... Ленин премиясе лауреаты... Бу легендар исемне миллионнар белә. Бу легендар исемне миллионнар белә. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр.

Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып... Фашизм Советлар Союзында яшәүче халыкларны берсенә -берсен котырта, әсирлек- тәге совет солдатларын төрле милләтләргә аерып, легионнар төзергә маташа: Фашизм Советлар Союзында яшәүче халыкларны берсенә -берсен котырта, әсирлек- тәге совет солдатларын төрле милләтләргә аерып, легионнар төзергә маташа: Идел – Ураллегионы Идел – Ураллегионы Төркестанлегионы Төркестанлегионы Рус азатлык армиясе Рус азатлык армиясе Фашизм идеологлары максатларына ирешә алмый- лар. Фашизм идеологлары максатларына ирешә алмый- лар. Блиц – кринг кебек чәл пәрәмә килә. Блиц – кринг кебек чәл пәрәмә килә.

Җәлил һәм җәлилчеләр Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмә- сендә гильотинада җәзалап үтереләләр. Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмә- сендә гильотинада җәзалап үтереләләр. Изге уйлар, таудай теләкләр күп, Сулыйсы иде Ватан һавасын! Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбыз Бер матур җыр булып яңгырасын! Әйе, фашизм палачларының дәһшәтле балтасын гаделлек кылычына тиң булган корыч каләме белән җиңгән баһадир җырчыларның шигырьләре, батырлыклары бөтен дөньяда яшәү тантанасы булып яңгырый һәм яңгыраячак!!! Әйе, фашизм палачларының дәһшәтле балтасын гаделлек кылычына тиң булган корыч каләме белән җиңгән баһадир җырчыларның шигырьләре, батырлыклары бөтен дөньяда яшәү тантанасы булып яңгырый һәм яңгыраячак!!!

Исемнәре кайтты илгә җыр булып. Тегель төрмәсе елның җәе. Шпандау төрмәсе ел, соңгы көннәр. Плетцензее төрмәсе. Җәзалау урыны. Җәлилчеләр палач алдында баш имәгән, горур булып калган. Хәтта үлемгә дә алар, надзиратель әйтүе буенча, башларын югары күтәреп, ниндидер татар җырын җырлап барганнар. Бу азиатлар ның батырлыгына палачлар да таң калган.

Гайнан Кормаш Син – халыкның батыр улы, Исемең мәңге онтылмас: Һәрчак безнең йөрәктә син - Гайнан абый Кормаш!

Фоат Сәйфелмөлеков Исемнәре мәңге балкый Якты йолдызлар кебек. Кыю иптәш һәм көрәштәш – Фәрит абый Сәйфелмөлек.

Абдулла Алиш Муса абый ялгыз түгел,- Иптәшләре бар ич: Бер иптәше - әкиятче Абдулла Алиш!

Фоат Булатов Көннәр матур, ак кар ява, Күңелдә дәрт уятып... Тынычлык өчен көрәшкән Фоат абый Булатов!

Муса Җәлил Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомре аның моңлы бер җыр иде, Үлеме дә яңгырый җыр булып.

Гариф Шабаеф Кайчандыр безнең шикелле Булгандыр ул бер сабый... Һәрчак безнең күңелдә син- Шабаев Гариф абый!

Әхмәт Симай Язмыш кайчак бик аяусыз- Төрле яклап сыный Сынатмадың, халкым улы- Әхмәт абый Симай!

Абдулла Баттал Батырларны барлыйм, дисәң, Тарих дәфтәрләрен актар: Шундый батырларның берсе – Абдулла абый Баттал!

Зиннәт Хәсәнов Батырлар турында һәр көн Шигырьләр, җырлар туа... Җыр булып яши күңелдә Хәсәнов Зиннәтулла!

Әхәт Атнашев Дошманнарга каршы батырлар Көрәшкәннәр берләшеп. Ул батырларның берсе син- Әхәт абый Атнашев!

Галләнур Бохараев Ил – Ватанга ант итә Газиз халкым уллары... Антыңа тугры калдың син- Сәлим абый Бохаров!

Халкыбызның батырлыгы – мәңгелек! Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Бөек Ватан сугышына безнең авыл советыннан гына 929 кеше киткән. Менә шул сугышка алынган ир – атларның нибары 404 е генә туган нигезенә әйләнеп кайта алган. 359 ы еракта яу кырында мәңгелеккә ятып калган, 166 ы сугышта хәбәрсез югалган. Бөек Ватан сугышына безнең авыл советыннан гына 929 кеше киткән. Менә шул сугышка алынган ир – атларның нибары 404 е генә туган нигезенә әйләнеп кайта алган. 359 ы еракта яу кырында мәңгелеккә ятып калган, 166 ы сугышта хәбәрсез югалган. Сугыш ветераннары, рефератымда чагылыш тапкан җәлилчеләр ирек сөйгән һәр кеше йөрәгендә яши. Аларның кылганнары, язган җырлары, уяу булырга, Җирдә тынычлыкка һәм гаделллеккә чакырып, бөтен дөньяга таралалар. Сугыш ветераннары, рефератымда чагылыш тапкан җәлилчеләр ирек сөйгән һәр кеше йөрәгендә яши. Аларның кылганнары, язган җырлары, уяу булырга, Җирдә тынычлыкка һәм гаделллеккә чакырып, бөтен дөньяга таралалар.

Муса Җәлил: Тик антыма таплар кунмасын!

Муса Җәлил исемен пычратмагыз! Мәдәни җомга газетының 22 май санында басылган мәкалә. Мәдәни җомга газетының 22 май санында басылган мәкалә. Соңгы вакытта халык арасында татар халкының бөек шәхесләре, аеруча патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре абруена күләгә төшерә торган уйдырмалар күбәйде. Мондый хәл күпләрне борчый. Татар язучылары да бу имеш-мимешләрнең таралуына битараф кала алмады. Күптән түгел Татарстан Язучылар берлегендә шушы уңайдан Эшлекле мәҗлес булып узды. Анда Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин, Татарстан журналының бүлек мөдире, язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев, Мәдәни җомга гәзитенең баш мөхәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров, Идел журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Ркаил Зәйдулла катнашты. Соңгы вакытта халык арасында татар халкының бөек шәхесләре, аеруча патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре абруена күләгә төшерә торган уйдырмалар күбәйде. Мондый хәл күпләрне борчый. Татар язучылары да бу имеш-мимешләрнең таралуына битараф кала алмады. Күптән түгел Татарстан Язучылар берлегендә шушы уңайдан Эшлекле мәҗлес булып узды. Анда Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин, Татарстан журналының бүлек мөдире, язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев, Мәдәни җомга гәзитенең баш мөхәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров, Идел журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Ркаил Зәйдулла катнашты.

Илфак Ибраһимов Соңгы елларда республикабызның әдәби-мәдәни тормышы зур вакыйгаларга бай булды. Мәшһүрләребез Габдулла Тукайның – 120, Муса Җәлилнең – 100, Гаяз Исхакыйның 130 еллык олуг юбилейларын билгеләп үттек. Инде бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына әзерләнәбез. Болары – халкыбызны зурлый торган чаралар. Әмма соңгы вакытта кайбер күренекле шәхесләр турында Интернетта һәм көндәлек матбугат битләрендә дөреслеккә туры килми торган язмалар күренә башлады. Иң күңелгә тигәне һәм без кабул итә алмый торганы - Муса Җәлилгә кагылышлы уйдырмалар. Бер караганда, болар инде бала-чага фикере сыман да тоела. Аларга әлләни җитди карап та булмый кебек иде. Әмма күрәбез, бу ялган сүзләргә чик куелмый, юкны күпертү дәвам итә. Ә милләтебезнең символына әверелгән бөек шәхесләрнең йөзләренә пычрак ягарга һич тә юл куярга ярамый. Моңа без үз мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш. Муса Җәлил - безнең халкыбызның йөз аклыгы. Җан яки Вөҗдан дигәндә, Вөҗданын сатмаган шәхес. Чөнки ул үзенең исеменә карап, туган халкына бәя бирелү мөмкинлеген һәрчак тойган. Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю Яшәвемнең бөтен мәгънәсе... Изге Китапта шундый юллар бар: Коръәндә язылганнарны инкяр итүчеләргә әйтегез, әгәр дә анда язылганнарны Хак Тәгалә сүзе түгел, дип саныйсыз икән, үзегез шуңа тиңләшерлек берәр китап язып карагыз! Мин дә бу очракта: Җәлил һәм җәлилчеләрнең Ватанга тугрылыгын шик астына аласыз икән, Моабит дәфтәрләренә тиң дәрәҗәдә шигырьләр язып карагыз, - дип әйтәсем килә. Яза алырсызмы икән? Соңгы елларда республикабызның әдәби-мәдәни тормышы зур вакыйгаларга бай булды. Мәшһүрләребез Габдулла Тукайның – 120, Муса Җәлилнең – 100, Гаяз Исхакыйның 130 еллык олуг юбилейларын билгеләп үттек. Инде бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына әзерләнәбез. Болары – халкыбызны зурлый торган чаралар. Әмма соңгы вакытта кайбер күренекле шәхесләр турында Интернетта һәм көндәлек матбугат битләрендә дөреслеккә туры килми торган язмалар күренә башлады. Иң күңелгә тигәне һәм без кабул итә алмый торганы - Муса Җәлилгә кагылышлы уйдырмалар. Бер караганда, болар инде бала-чага фикере сыман да тоела. Аларга әлләни җитди карап та булмый кебек иде. Әмма күрәбез, бу ялган сүзләргә чик куелмый, юкны күпертү дәвам итә. Ә милләтебезнең символына әверелгән бөек шәхесләрнең йөзләренә пычрак ягарга һич тә юл куярга ярамый. Моңа без үз мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш. Муса Җәлил - безнең халкыбызның йөз аклыгы. Җан яки Вөҗдан дигәндә, Вөҗданын сатмаган шәхес. Чөнки ул үзенең исеменә карап, туган халкына бәя бирелү мөмкинлеген һәрчак тойган. Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю Яшәвемнең бөтен мәгънәсе... Изге Китапта шундый юллар бар: Коръәндә язылганнарны инкяр итүчеләргә әйтегез, әгәр дә анда язылганнарны Хак Тәгалә сүзе түгел, дип саныйсыз икән, үзегез шуңа тиңләшерлек берәр китап язып карагыз! Мин дә бу очракта: Җәлил һәм җәлилчеләрнең Ватанга тугрылыгын шик астына аласыз икән, Моабит дәфтәрләренә тиң дәрәҗәдә шигырьләр язып карагыз, - дип әйтәсем килә. Яза алырсызмы икән?

Туфан Миңнуллин: Әйе, татарда каһарманнар аз түгел. Мин аларның барысы турында аерым-аерым туктап сөйләмичә, Муса Җәлилгә күчәм. Баштан ук әйтеп куям: Җәлилебез исемен ялгышып кына булса да түбән төшерергә маташу гөнаһтыр. Ә инде Җәлилдән махсус рәвештә кер эзләүне җинаятькә тиң дип саныйм. Андыйлар да бар. Мондый эш белән ничә еллар дәвамында Мирас журналының баш мөхәррире Әхмәт Сәхапов шөгыльләнде. Җәлил батырлыгын шик астына алып, укытучылар белән очрашуларда сөйләгәнен күп тапкырлар ишеткәнем булса да, аларны төп дәлил итеп китерә алмыйм. Чөнки ул үз адресына әйтелгән һәр сүз өчен еш кына судка бирә. Шуңа күрә күпләр аннан читтәрәк булуны кулай күрә. Заманында без, бертөркем язучылар, Мирас журналы баш мөхәрриренең әлеге басмадан шәхси максатларда файдалануын искәртеп, Президентка хат язган идек. Шуның өчен журнал битләрендә безне пычраткан мәкаләләр бер-бер артлы басылды, әмма өстә безне яклаучылар табылмады. Ә инде Сәхапов кире кага алмаслык дәлил шул – Мирас журналының бер санында Муса Җәлилнең туган елы язылган, үлгән елы урынына сорау билгесе куелган. Гәрчә Җәлилне фашист гильотинасында җәзалап үтерүнең елы, көне, сәгате, минуты билгеле булса да. Димәк, Муса Җәлил батырлыгын шиккә алып казыну яңа башланган гамәл түгел. Күрәсең, Җәлил һәм аның көрәштәшләренең булуы кемнәргәдер ошамый. Татар халкы хәтерендә аларның герой булып саклануы кемнәрнеңдер эчен пошыра. Татар милләте мәнфәгате өчен аяусыз көрәшүче Фәүзия Бәйрәмованың исә Муса Җәлил мәсьәләсендә ялгышуы миңа аңлашылмый. Бу, минемчә, махсус эшләнгән эш түгелдер, бары тик кызып китеп әйтелгән ялгыш сүзләр генәдер. Җәлилнең тоткынлыктагы антифашистик көрәшенең бөтенесен сызып ташлаган очракта да ике нәрсәне без һичшиксез инкяр итә алмыйбыз. Беренчесе – Германиянең Империя суды, җитди дәлилләр тапмыйча, ул теләсә кемне үлем җәзасына хөкем итми. Икенчедән, үлем җәзасын көтеп торганда үлемсез шигырьләр язу өчен гаҗәеп зур рухи көч һәм талант кирәк. Бу геройлык түгелмени? Кыскасы, Җәлилебездән кер эзләп казыну әдәпсезлек һәм әхлаксызлык. Кирәкмәгән җирдә күп казынсаң, үзең төшеп чыга алмаслык чокыр казуың бик ихтимал. Әйе, татарда каһарманнар аз түгел. Мин аларның барысы турында аерым-аерым туктап сөйләмичә, Муса Җәлилгә күчәм. Баштан ук әйтеп куям: Җәлилебез исемен ялгышып кына булса да түбән төшерергә маташу гөнаһтыр. Ә инде Җәлилдән махсус рәвештә кер эзләүне җинаятькә тиң дип саныйм. Андыйлар да бар. Мондый эш белән ничә еллар дәвамында Мирас журналының баш мөхәррире Әхмәт Сәхапов шөгыльләнде. Җәлил батырлыгын шик астына алып, укытучылар белән очрашуларда сөйләгәнен күп тапкырлар ишеткәнем булса да, аларны төп дәлил итеп китерә алмыйм. Чөнки ул үз адресына әйтелгән һәр сүз өчен еш кына судка бирә. Шуңа күрә күпләр аннан читтәрәк булуны кулай күрә. Заманында без, бертөркем язучылар, Мирас журналы баш мөхәрриренең әлеге басмадан шәхси максатларда файдалануын искәртеп, Президентка хат язган идек. Шуның өчен журнал битләрендә безне пычраткан мәкаләләр бер-бер артлы басылды, әмма өстә безне яклаучылар табылмады. Ә инде Сәхапов кире кага алмаслык дәлил шул – Мирас журналының бер санында Муса Җәлилнең туган елы язылган, үлгән елы урынына сорау билгесе куелган. Гәрчә Җәлилне фашист гильотинасында җәзалап үтерүнең елы, көне, сәгате, минуты билгеле булса да. Димәк, Муса Җәлил батырлыгын шиккә алып казыну яңа башланган гамәл түгел. Күрәсең, Җәлил һәм аның көрәштәшләренең булуы кемнәргәдер ошамый. Татар халкы хәтерендә аларның герой булып саклануы кемнәрнеңдер эчен пошыра. Татар милләте мәнфәгате өчен аяусыз көрәшүче Фәүзия Бәйрәмованың исә Муса Җәлил мәсьәләсендә ялгышуы миңа аңлашылмый. Бу, минемчә, махсус эшләнгән эш түгелдер, бары тик кызып китеп әйтелгән ялгыш сүзләр генәдер. Җәлилнең тоткынлыктагы антифашистик көрәшенең бөтенесен сызып ташлаган очракта да ике нәрсәне без һичшиксез инкяр итә алмыйбыз. Беренчесе – Германиянең Империя суды, җитди дәлилләр тапмыйча, ул теләсә кемне үлем җәзасына хөкем итми. Икенчедән, үлем җәзасын көтеп торганда үлемсез шигырьләр язу өчен гаҗәеп зур рухи көч һәм талант кирәк. Бу геройлык түгелмени? Кыскасы, Җәлилебездән кер эзләп казыну әдәпсезлек һәм әхлаксызлык. Кирәкмәгән җирдә күп казынсаң, үзең төшеп чыга алмаслык чокыр казуың бик ихтимал.

Разил Вәлиев: - Кайчандыр Ватаным дигән бер җыр язган идем. Анда мондый юллар бар: Сез кайсы халыктан, дисәләр, Батырлар исемен атадым... Чынлап та, теләсә кайсы халыкны аның батырлары буенча, аның олуг шәхесләре буенча бәялиләр. Җәлилгә каршы кизәнү ул татар халкына, аның абруена, дәрәҗәсенә кул күтәрүгә тиң. Җәлил исеменә тап төшерүне мин, ул нинди генә олы гамәлләр кылган кеше булса да, безнең милләткә каршы эшләү, дип карыйм. Әлбәттә, кеше әүлия түгел. Минем яратып әйтә торган бер сүзем бар: кеше нәрсә эзли, шуны таба. Урамга чыгып, чүп эзли икән – чүп, чәчәк эзләсә, чәчәк таба. Һәм Муса Җәлилдән кер, чүп эзләү, - Кайчандыр Ватаным дигән бер җыр язган идем. Анда мондый юллар бар: Сез кайсы халыктан, дисәләр, Батырлар исемен атадым... Чынлап та, теләсә кайсы халыкны аның батырлары буенча, аның олуг шәхесләре буенча бәялиләр. Җәлилгә каршы кизәнү ул татар халкына, аның абруена, дәрәҗәсенә кул күтәрүгә тиң. Җәлил исеменә тап төшерүне мин, ул нинди генә олы гамәлләр кылган кеше булса да, безнең милләткә каршы эшләү, дип карыйм. Әлбәттә, кеше әүлия түгел. Минем яратып әйтә торган бер сүзем бар: кеше нәрсә эзли, шуны таба. Урамга чыгып, чүп эзли икән – чүп, чәчәк эзләсә, чәчәк таба. Һәм Муса Җәлилдән кер, чүп эзләү, минемчә, безнең халыкның бернинди әхлак кысаларына да сыймый. - Әгәр дөнья халкыбыз турында азмы-күпме хәбәрдар икән, безне күбрәк Җәлил буенча беләләр. Ничек кенә сәер яңгырамасын, хәтта ки Габдулла Тукай буенча да түгел. Миңа күптән түгел генә моның шаһите булырга туры килде. Мәскәүдә бер оешмага үзем турында анкета тутырып җибәрдем, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты икәнлегемне яздым. Бу энциклопедия өчен иде. Белешмә-китап чыккач, карыйм, Тукай исемендәге бүләкне сызганнар, Җәлилнеке калган. Мин тагын шылтыраттым. Ни өчен алай эшләдегез? – дим. Ну, Джалиль же важнее, - дип авызымны яптылар. Шуны кабатлап әйтәсем килә: димәк ки, Муса Җәлилне безнең тормыштан сызып ташларга тырышу татарның исемен сызып ташларга тырышу була. минемчә, безнең халыкның бернинди әхлак кысаларына да сыймый. - Әгәр дөнья халкыбыз турында азмы-күпме хәбәрдар икән, безне күбрәк Җәлил буенча беләләр. Ничек кенә сәер яңгырамасын, хәтта ки Габдулла Тукай буенча да түгел. Миңа күптән түгел генә моның шаһите булырга туры килде. Мәскәүдә бер оешмага үзем турында анкета тутырып җибәрдем, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты икәнлегемне яздым. Бу энциклопедия өчен иде. Белешмә-китап чыккач, карыйм, Тукай исемендәге бүләкне сызганнар, Җәлилнеке калган. Мин тагын шылтыраттым. Ни өчен алай эшләдегез? – дим. Ну, Джалиль же важнее, - дип авызымны яптылар. Шуны кабатлап әйтәсем килә: димәк ки, Муса Җәлилне безнең тормыштан сызып ташларга тырышу татарның исемен сызып ташларга тырышу була.

Рафаэль Мостафин: - Үз вакытында миңа сугыш елларында язмыш сынавы белән Берлинда булган һәм Муса Җәлилне, башка татар эшлеклеләрен шәхсән белгән уннарча кеше белән очрашып сөйләшергә насыйп итте. Алар, бертавыштан дигәндәй, Гариф Солтанның гитлерчыларга хезмәт итүенә ышандырдылар. - Үз вакытында миңа сугыш елларында язмыш сынавы белән Берлинда булган һәм Муса Җәлилне, башка татар эшлеклеләрен шәхсән белгән уннарча кеше белән очрашып сөйләшергә насыйп итте. Алар, бертавыштан дигәндәй, Гариф Солтанның гитлерчыларга хезмәт итүенә ышандырдылар. Аңлашыла ки, мондый кеше, үзен аклар өчен, Муса Җәлил һәм аның көрәштәш¬ләренә ничек тә тап төшерергә, аларны кимсетергә тырыша. Аныңча, җәлилчеләрнең фашизмга каршы көрәшүләре дә, илләренә һәм хәрби антларына тугрылыклы булып калулары да бары куркаклыклары белән аңлатыла. Янәсе, совет гаскәрләре, фашистларны җиңә барып, Германиягә керә башлагач, җәлилчеләр куркуга төшә, чөнки нимесләр белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен илдә аларны үлем җәзасы көтә. Шуннан инде, янәсе, алар яшерен оешма төзегән булып, листовка-өндәмәләр бастырып тарата башлый. Хәзер Гариф Солтан үзе дә җәлилчеләрне, нимес империясенә хыянәт иткән өчен, гильотинада башларын чабып үтерүләрен таный. Әйе, алар нимес империясенә хыянәт иткән, әмма үз илләренә тугрылыклы булып калган.

Ркаил Зәйдулла: - Көнләшү хисен заманында Җәлил белән бергә аралашып яшәгән кешеләрдә мин дә сиздем аны. Алар сугышка кадәр дуслашып, хәтта бергә кызлар артыннан да йөргәннәр... Ә соңыннан Муса Җәлилнең һәйкәл булып басуын бик үк кабул итеп бетерә алмыйлар. Монда хикмәт нәрсәдә: Гариф Солтанга гел каныгалар. Әмма сугышта аның кебек нимесләр ягында эшләүчеләр күп булган. Миңа калса, Гариф Солтанга бәйләнүләр аның сугыштан соңгы эшчәнлеге белән бәйле. Ул тик тормый. Америкадан татар тапшыруларын оештырып җибәрә, Азатлык радиосында эшли, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый. Әйтик, Багдадта үткән Ислам конференциясендә СССРдан баручылар Бездә иркенлек, теләгән кеше дин тота ала һ.б.- дип сөйли. Шунда Гариф Солтан аларны инкяр итеп чыгыш ясый. Гариф Солтанның мондый чыгышы, билгеле, совет органнарына да, җитәкчелеккә дә ошамый. Каләмдәшебез Фәүзия Бәйрәмованың Мәдәни җомга гәзитендә басылган мәкаләсендә Гариф Солтан бит Муса Җәлилнең батырлыгын инкяр итми. Биредә, башсызлыклары аркасында башлары китте, дигән мәгънәдәге фикер әйтелә. Рафаэль абый Мостафинның, шуңа карап, аны турыдан-туры хаин дип атавы белән мин дә килешмим. Муса Җәлилнең үзен дә берзаман хаин дип атап, әсәрләрен дәреслекләрдән алдылар, китапларын яндырдылар. - Көнләшү хисен заманында Җәлил белән бергә аралашып яшәгән кешеләрдә мин дә сиздем аны. Алар сугышка кадәр дуслашып, хәтта бергә кызлар артыннан да йөргәннәр... Ә соңыннан Муса Җәлилнең һәйкәл булып басуын бик үк кабул итеп бетерә алмыйлар. Монда хикмәт нәрсәдә: Гариф Солтанга гел каныгалар. Әмма сугышта аның кебек нимесләр ягында эшләүчеләр күп булган. Миңа калса, Гариф Солтанга бәйләнүләр аның сугыштан соңгы эшчәнлеге белән бәйле. Ул тик тормый. Америкадан татар тапшыруларын оештырып җибәрә, Азатлык радиосында эшли, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый. Әйтик, Багдадта үткән Ислам конференциясендә СССРдан баручылар Бездә иркенлек, теләгән кеше дин тота ала һ.б.- дип сөйли. Шунда Гариф Солтан аларны инкяр итеп чыгыш ясый. Гариф Солтанның мондый чыгышы, билгеле, совет органнарына да, җитәкчелеккә дә ошамый. Каләмдәшебез Фәүзия Бәйрәмованың Мәдәни җомга гәзитендә басылган мәкаләсендә Гариф Солтан бит Муса Җәлилнең батырлыгын инкяр итми. Биредә, башсызлыклары аркасында башлары китте, дигән мәгънәдәге фикер әйтелә. Рафаэль абый Мостафинның, шуңа карап, аны турыдан-туры хаин дип атавы белән мин дә килешмим. Муса Җәлилнең үзен дә берзаман хаин дип атап, әсәрләрен дәреслекләрдән алдылар, китапларын яндырдылар.

Искәндәр Гыйләҗев: Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: без ошбу чорга бәя биргән вакытта, аек акыл белән, объектив фикер йөртергә тиеш. Шул ук Фәүзия Бәйрәмова, мәсәлән, минемчә, парадокс булса да әйтәм, вакыйгаларны үзара бәйләгән вакытта нәкъ совет чорындагыча фикер йөртә. Аның өчен барысы да төгәл билгеле: монысы - ак, бусы – кара. Башка төсләр юк. Ниндидер урталык күренми. Гариф Солтан - гаҗәеп каршылыклы шәхес. Мин аны, хыянәтче, дип атамас идем. Бу мәсьәләдә Рафаэль Әхмәт улы белән килешмим. Ул беркайчан да милләткә зыян китерәм, дип тырышмаган, гомере буе татар халкына хезмәт итәм, дип яшәгән. Муса Җәлил дә шулай. Без кешегә төрле яклап карарга, кылган гамәлләренә карап бәя бирергә, тарихи фактларга, чыганакларга таянып эш итәргә тиеш. Кемдер әйткән буш сүзләргә, уйдырмаларга ышанырга, үзебез теләгәнне генә ишетеп, үзебез теләгәнне генә әйтергә ярамый. Бу очракта исә нәкъ шулай килеп чыкты: Муса Җәлилнең абруен киметергә теләп, аңа кемдер бәя бирә икән, бу бит уйдырма, имеш-мимешләргә таянып язу һәм ул бернинди дә фактларга, документларга нигезләнмәгән. Яисә Гариф Солтанның кем икәнлеген ачыкларга телибез икән, бу кемнеңдер исеменә тап төшерү хисабына булмаска тиеш. Ә без инде күпертергә дә, төшерергә дә бик яратабыз, билгеле. Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: без ошбу чорга бәя биргән вакытта, аек акыл белән, объектив фикер йөртергә тиеш. Шул ук Фәүзия Бәйрәмова, мәсәлән, минемчә, парадокс булса да әйтәм, вакыйгаларны үзара бәйләгән вакытта нәкъ совет чорындагыча фикер йөртә. Аның өчен барысы да төгәл билгеле: монысы - ак, бусы – кара. Башка төсләр юк. Ниндидер урталык күренми. Гариф Солтан - гаҗәеп каршылыклы шәхес. Мин аны, хыянәтче, дип атамас идем. Бу мәсьәләдә Рафаэль Әхмәт улы белән килешмим. Ул беркайчан да милләткә зыян китерәм, дип тырышмаган, гомере буе татар халкына хезмәт итәм, дип яшәгән. Муса Җәлил дә шулай. Без кешегә төрле яклап карарга, кылган гамәлләренә карап бәя бирергә, тарихи фактларга, чыганакларга таянып эш итәргә тиеш. Кемдер әйткән буш сүзләргә, уйдырмаларга ышанырга, үзебез теләгәнне генә ишетеп, үзебез теләгәнне генә әйтергә ярамый. Бу очракта исә нәкъ шулай килеп чыкты: Муса Җәлилнең абруен киметергә теләп, аңа кемдер бәя бирә икән, бу бит уйдырма, имеш-мимешләргә таянып язу һәм ул бернинди дә фактларга, документларга нигезләнмәгән. Яисә Гариф Солтанның кем икәнлеген ачыкларга телибез икән, бу кемнеңдер исеменә тап төшерү хисабына булмаска тиеш. Ә без инде күпертергә дә, төшерергә дә бик яратабыз, билгеле.

ЗиннурМансуров: - Минем кайвакыт үз-үземә сорау биреп уйланганым бар: аек акылга алдан ук аңлаешлы тоелган кирәкмәс бәхәсләргә без нилектән әле шулкадәр күп көчебезне сарыф итәбез икән? Мөгаен, хакыйкать алдында төрледән-төрле хилафлык кылуларның барысы да бер чиктән икенче чиккә ташлану шаукымыннан киләдер. Тулы дәүләтчелек шартларында яши алмаган халыкларда исә бу чирнең яман билгеләре аеруча ачык чагыла. Гаҗизлек чарасызлыкка китерә. Җәмгыятьтәге мөһим күренеш яки мәсьәләгә берьяклы караш кайчак безләрне көлкеле хәлләргә дә өстерәп керткәли. Хәер, андый очраклар бихисап. Аерым тарихи шәхесләрне бәяләүдә дә чикләнгәнлек галәмәте еш күзәтелә. Минем карашымча, көндәлек матбугатта шактый шау-шу күтәрелүгә сәбәпче булган Гариф Солтанга да илен сатучы ярлыгын тагып каһәрләүгә кадәр барып җитмәскә кирәктер. Халык ошбу шәхес хакында тулырак мәгълүмат алырга хокуклы: кем ул, аның яшәү асылы чынлыкта нидән гыйбарәт? Моңарчы язылганнарга караганда, бу мөһаҗир безнең милләткә үзенчә хезмәт итәргә омтылып яшәгән, һәм ул тарихка бер милләтче буларак кереп калыр да. Әмма халыкның рухи биеклеген күз алдына китергән затны төшерү бәрабәренә кемнедер күтәрергә тырышу кешелекне бер чиктән икенче чиккә ташланудан саклап торган бернинди кысага да сыеша алмый. Инде Муса Җәлил биниһая берләштерү көченә ия символга әверелгән; татарны бөтен дөньяга танытуда аның өлеше бәһаләп бетергесез зур. Милләт бәгырендәге газиз образга кизәнү мөкатдәс төшенчәләрне мәсхәрәләү булыр иде: иҗтимагый яктан да, әхлакый яктан да, исламият ягыннан да... - Минем кайвакыт үз-үземә сорау биреп уйланганым бар: аек акылга алдан ук аңлаешлы тоелган кирәкмәс бәхәсләргә без нилектән әле шулкадәр күп көчебезне сарыф итәбез икән? Мөгаен, хакыйкать алдында төрледән-төрле хилафлык кылуларның барысы да бер чиктән икенче чиккә ташлану шаукымыннан киләдер. Тулы дәүләтчелек шартларында яши алмаган халыкларда исә бу чирнең яман билгеләре аеруча ачык чагыла. Гаҗизлек чарасызлыкка китерә. Җәмгыятьтәге мөһим күренеш яки мәсьәләгә берьяклы караш кайчак безләрне көлкеле хәлләргә дә өстерәп керткәли. Хәер, андый очраклар бихисап. Аерым тарихи шәхесләрне бәяләүдә дә чикләнгәнлек галәмәте еш күзәтелә. Минем карашымча, көндәлек матбугатта шактый шау-шу күтәрелүгә сәбәпче булган Гариф Солтанга да илен сатучы ярлыгын тагып каһәрләүгә кадәр барып җитмәскә кирәктер. Халык ошбу шәхес хакында тулырак мәгълүмат алырга хокуклы: кем ул, аның яшәү асылы чынлыкта нидән гыйбарәт? Моңарчы язылганнарга караганда, бу мөһаҗир безнең милләткә үзенчә хезмәт итәргә омтылып яшәгән, һәм ул тарихка бер милләтче буларак кереп калыр да. Әмма халыкның рухи биеклеген күз алдына китергән затны төшерү бәрабәренә кемнедер күтәрергә тырышу кешелекне бер чиктән икенче чиккә ташланудан саклап торган бернинди кысага да сыеша алмый. Инде Муса Җәлил биниһая берләштерү көченә ия символга әверелгән; татарны бөтен дөньяга танытуда аның өлеше бәһаләп бетергесез зур. Милләт бәгырендәге газиз образга кизәнү мөкатдәс төшенчәләрне мәсхәрәләү булыр иде: иҗтимагый яктан да, әхлакый яктан да, исламият ягыннан да...