ТАТАР ТЕЛЕ - 3
Күбәләк - 7 хәреф, 7 аваз. Кү – бә - ләк - 3 иҗектән тора. ү, ә, - нечкә сузыклар. К – саңгырау тартык. Б, л – яңгырау тартык. Бу – нечкә әйтелешле сүз.
Буран. Җил сызгыра. Үрсәләнә, Дулый буран. Бөтен җир – күк, Бөтен урам Ап – ак буран Белән тула. Үрсәләнә, Дулый буран. (Фирая Зыятдинова)
Икенче көнне карт болынга Кәҗәне үзе алып китә. Кәҗә көне буена болында йөри, туйганчы ашый, ял иткәли. Бабай моны күреп бик шатлана. Кич булганны көтеп тормый, өенә кайтып китә.
– күнегү. Фигыльләрне хәзерге заманга куеп, үрнәктәгечә парлап язарга. 2. Шул сүзләр белән 3 җөмлә төзеп язарга.