Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районы Яңа Шашы урта гомуми белем бирү мәктәбе Татар ренессансының бөек каһарманы Гаяз Исхакый Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Гөлнара Фәргать кызы 2007/2008 уку елы
Татар ренессансының бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драматург, публицист, журналист, милли сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар әдәбияты классигы. Тукай кебек, яңа чор татар әдәбиятына проза һәм драматургиядә гаять зур өлеш керткән әдип. Гаяз Исхакый портреты. (Зөфәр Хәкимов эше)
Гаяз Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә (иске стиль буенча 10 нчы февральдә) Казан губернасында Чистай өязе Яуширмә (Кутлушкино) авылында туа. Әтисе Гыйләҗетдин тирә-якта абруйлы мулла була. Анасы Камәриянең дә нәсел-нәсәбе тарихта исем калдырган Морат муллага барып тоташа. Табигый, мулла үзенең баласын мулла сыйфатында күрергә тели. Әтисе Гаязны авылга чакырып кайтара, муллалык указын алдан ук әзерләп куя. (1903) Шулай итеп, яшь язучы бер елга якын авылда мулла вазыйфасын башкарырга мәҗбүр була елда Гаяз Исхакый авыл тынычлыгыннан ычкынып Казанга килә, алдынгы яшь көчләр белән бергә 1905 ел революциясен хуплап каршылый. Революция ярдәме белән татар телендә гәзит-журнал чыгару мөмкинчелеге тугач, Г. Исхакый 18 майдан 16 ноябргә кадәр 1906 елда Таң йолдызы исеме белән Казанда яңа гәзит чыгара. Шушы орган тирәсенә җыелган яшь зыялыларны таңчылар дип атап йөрткәннәр.
Г. Исхакый. Мөгаллим драмасы тышлыгында басылган рәсем ел. Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (Мөхәрриргә һәм Кем ул?) Габдулла Тукай Исхакыйны Милләтенең иң олы әдибе итеп бәяли. Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле! – дип мөрәҗәгать итә Тукай Исхакыйга Мөхәрриргә шигырендә. Кызганычка каршы, аларга бер вакытта да очрашырга туры килмәгән елда Гаяз Исхакый сөргеннән кайта, ләкин Тукай белән күрешү аңа насыйп булмый: бөек шагыйрь инде мәңгегә күзен йомган була...
Г. Исхакыйның әнисе Камәрия остазбикә оныклары – Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт һәм Гайнелмәрзиянең улы Габделхак белән Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт ел елның 15 (яңа стильдә 28 ) июлендә Яуширмәдә дөньяга килә.1989 елның 24 июлендә 84 яшендә Әнкарада вафат була.
Чистайда мәчет Г. Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдингә муллалыкка указ бирелү турында таныклык.
Г. Исхакыйның бертуганнары (Сулдан уңга): Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән, Гайнелмәрзия. Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (баскан) һәм әнисе ягыннан ике туган энесе Риза Газизов.
Казанда 1893 – 1897 елларда Г. Исхакый укыган Күл буе мәдрәсәсе. Тумыштан гаять зирәк һәм сәләтле Мөхәммәтгаяз биш яшендә укырга өйрәнә. Аннары, атасы карамагында Яуширмә мәктәбе бирә алырлык фәннәрне үзләштереп бетереп һәм нәхүхан (гарәп синтаксисы өйрәнүче) дәрәҗәсенә ирешеп, 1890 елда Чистай мәдрәсәсендә укый башлый елда ул, әтисеннән рөхсәт ала һәм, Казанга китеп, Күл буе мәдрәсәсенә керә.
Г. Исхакыйның басылып чыккан беренче әсәре – Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер титул бите. Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер исемле беренче чәчмә әсәрен 17 яшендә язганлыгы мәгълүм. Хәтта гонорар да алган: шушы язмасы һәм бер тәрҗемә әсәре өчен аңа өч сум акча түләгәннәр. Яшь язучыны бу канатландырып җибәрә, һәм ул яңа гасыр кергәнче бер-бер артлы Кәләпүшче кыз исемле кечкенә повестен яза, Бай углы дигән романын, Өч хатын белән тормыш пьесасын һәм Теләнче кыз романының беренче кисәген язып тәмамлый.
Казанда 1898 – 1902 елларда Г. Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе. Тора-бара Гаязга тагын бер хакыйкать ачылып китә: рус телен өйрәнмичә һәм шул тел ярдәмендә дөнья өчен кирәкле белем белән коралланмыйча торып, хәзер әллә ни зур эш чыгарып булмый икән. Мәдрәсәдән чыккач, Яңа бистәнең бер мәктәбенә хәлфә булып торган егерме яшьлек егетнең 1898 елда Казан татар укытучылар мәктәбенә кереп, Х..Ямашев һәм Г. Колахметовлар белән бергә бер сыйныфта укып, 1902 елда тәмамлап чыгуы әнә шул турыда сөйли.
Оренбургта 1902 – 1903 нче уку елында Г. Исхакый Хөсәения мәдрәсәсендә укыта. Г. Исхакыйның Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә укыткан чагы.
Г. Исхакыйның хатыны Мәрьям кызлары Сәгадәт белән. Г. Исхакый кызы Сәгадәт белән ел.
1906 нчы елда Г. Исхакый хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда Зиндан дигән автобиографик повестен яза. Аннары Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы шартларда Солдат повестен, Теләнче кыз романнарының икенче кисәген, берничә пьеса яза. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 нче елда азат ителә. Бик яшьли милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып киткәнлектән патша хөкүмәте тарафыннан даими эзәрлекләнә.
Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының проекты (Архитектор Ирина Аксенова эше) Исхакыйдай бөек әдипләрне Халык күңеленнән яшермә Син ич аның белән бүген шанлы авыл булдың, Иске Яуширмә. Каз үләнен, юл тузанын таптап, Синдә йөреп үскән Исхакый. Аның төсен монда һәрбер агач Һәрбер урам, һәрбер өй саклый. Мәдрәсәңдә тырышып белем алган, Синнән чыгып киткән Казанга. Күзләренә яшьләр килгән аның Китабына сине язганда. (А. Минһаҗев) Музей-комплексны ачу тантанасы
Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган. Ә музей-утар кайчандыр Исхакыйның җизнәсе Сәйфулланыкы булып, яхшы ук сакланган ике катлы таш йортта ачылды. Өйдән тыш каралты-курасы, мунчасы, сөйләшеп утыру урыннары булган әлеге музей-комплекс шул кадәр борынгы татар өе нечкәлекләрен тоеп эшләнгән, комплексны күргән халык бу осталыкка гаҗәпләнеп хәйран калды. Музей-йортта Исхакыйның тәсбих тотып, Коръән китабы каршында чалма-чапаннан басып торучы әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт һәм табын белән мич арасында татар милли киемендә басып торган әнисе Камәрия сынын күрергә була. 35 оешма ярдәмендә төзелгән әлеге музей-комплексны ачу тантанасына Гаяз Исхакыйның туганнан-туган сеңлесе Галия әби, туганнан-туган абыйлары Тәлгать һәм Гаяр абзыйлар кайтканнар. Гомер буе халык өчен яшәп тә, халык дошманы, дип аталган Гаяз Исхакый туган илен сагынып, чит илләрдә каңгырып йөргәндә, кайчандыр туган авылында үзен зурлап җыелырлар, исеменә мәдхия укырлар, иҗатын олыларлар дип уйлады микән?..
Бернинди режим белән дә килешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 гыйнварыннан алып 1954 июленә кадәр гомерен чит җирләрдә үткәрергә мәҗбүр була. Ул Берлинда, Варшавада, Парижда, Токиода, Харбинда. Истанбулда, Әнкарада яши, биредә татар мәктәпләре, мәчетләр ача.
1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Г. Исхакый Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши нче елның 22 июлендә Әнкара шәһәрендә вафат була һәм Истанбулның Әдернәкапы зияратында күмелгән. Рәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТның труппасының бертөркем артистлары (аларның исемләп тормасам да таныйсыздыр) Төркиядә Гаяз Исхакый кабере янында. Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда