ХХ йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары 10 нчы сыйныф
1. ХХ йөз башы татар әдәбиятының хронологик чикләре. А Ә Б В
ХХ йөз башында нәшер ителгән иң озын гомерле газета 2. ХХ йөз башында нәшер ителгән иң озын гомерле газета. А - Фикер" Ә - "Вакыт" Б - "Йолдыз" В - "Тормыш"
3. Инкыйлаби-демократик юнәлешле газета. А - "Вакыт" Ә - «Казан мөхбире» Б – «Таң йолдызы» В - "Нур"
4. Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган "Өч хатын белән тормыш" драмасының вакыты. А , 22 декабрь Ә , 4 апрель Б , 21 апрель В , 5 май
елның 5 маенда Казанда рәсми төстә уйналган спектакль. А - "Өч хатын белән тормыш" Ә - "Бичара кыз" Б - "Кызганыч бала" В - "Ике гашыйк"
6. Тәнкыйди реализм агымының билгесе. А - кеше яшәешен тасвирлауның рухи принцибы Ә - типик характерларның типик хәлгә куелуы Б - кешене яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп сурәтләү В - геройның бер сыйфатын гипербола дәрәҗәсенә җиткереп зурайтып сурәтләү
7. Яңа реалистик татар әдәбиятына нигез салучы әдип. А - Ф.Әмирхан Ә - Г.Камал Б - Ш.Камал В - Г.Исхакый
8. Реалистик юнәлеш билгесе. А - дошмани тирәлектә яшәүче гыйсъянчы геройның эчке дөньясын сурәтләү Ә - хис культы Б - серлелеккә, билгесезлеккә омтылу В - кешене тирәлек җимеше итеп сурәтләү
9. Әсәрләрендә импрессионизм модернистик агымы сыйфатлары калку гәүдәләнгән әдип. А - Н.Думави Ә - Г.Ибраһимов Б - Ш.Камал В - Дәрдемәнд
10. Яшәү мәгънәсен эзләүче ялгыз шәхеснең фаҗигасен сурәтләүче агым. А - натурализм Ә - экспрессионизм Б - акмеизм В - экзистенциализм
11. "Аталар" һәм "балалар" тартышы сурәтләнмәгән әсәр. А - "Алдым-бирдем" Ә - "Тигезсезләр" Б -"Яшьләр" В - "Ике фикер"
12. Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәсендә иң зур әдәби- эстетик мәгънә салынган деталь төре. А - пейзаж Ә - психологизм Б - әйберләр, предметлар В - портрет
13. Г.Тукайның Җаек чоры. А Ә Б В елларның беренче яртысы
14. Г.Тукайның халык җырлары калыбына салынмаган әсәре. А - "Милли моңнар" Ә - "Государственная думага" Б - "Мужик йокысы« В - "Эштән чыгарылган татар кызына"
15. Г.Тукай иҗатына хас булмаган сыйфат. А - миллилек Ә - халыкчанлык Б - халыкчылык В - гысъянчылык
16. Г.Тукайның горур шәхес идеясен сурәтләгән әсәре. А - «Пәйгамбәр» Ә - «Шагыйрь» Б – «Байроннан» В – «Нәсыйхәт»
17. Г.Тукайның "Өзелгән өмет" шигыренең жанры. А- гражданлык лирикасы Ә - фәлсәфи лирика Б - күңел лирикасы В - пейзаж лирикасы
18. Г.Исхакый иҗатында төп тема. А - милләт язмышы Ә- тарихи тема Б - зыялылар темасы В - хатын-кыз темасы
19. Иҗатында татар зыялы яшьләр тормышы калку сурәтләнгән әдип. А - Г.Ибраһимов Ә - С.Рәмиев Б - Ф.Әмирхан В - К.Тинчурин
20. Ф.Әмирханның "Хәят" повестендагы төп каршылык. А - ата һәм бала Ә - искелек һәм яңалык Б - социаль каршылык В - эчке каршылык
21. Хатын-кыз портретларында Ф.Әмирхан аеруча зур игътибар иткән деталь. А - буй-сын Ә - иреннәр Б - күзләр В - чәчләр
22. Ф.Әмирхан иҗатында гәүдәләнмәгән тема. А - мәхәббәт Ә - хатын-кыз Б - зыялы яшьләр В - гади халык тормышы
23. Төркиядә белем алган әдип. А - М.Фәйзи Ә - Г.Ибраһимов Б - Дәрдемәнд В - С.Сүнчәләй
24. Н.Думавины башка хикәячеләрдән аерган тема. А - тарихи тема Ә - зыялылар Б - мәктәп-мәдрәсәләр тормышы В - тормыш төбендәге балалар яшәеше
25. Н.Думави иҗатында башкаларга караганда калку гәүдәләнгән тема. А - милләт Ә - хатын-кыз Б - йокы В - тоткын, мәхбүс
26. Дәрдемәнд лирикасына хас хис. А - борчылу Ә - шатлык Б - шөбһәләнү В - сагыш
27. Ш.Камал "Акчарлаклар" повестенда мөрәҗәгать итмәгән агым. А - реализм Ә- натурализм Б - романтизм В - экспрессионизм
28. Г.Ибраһимов мирасында илаһи мәхәббәт тасвирланмаган әсәр. А - "Сөю-сәгадәт" Ә- "Табигать балалары" Б- "Яшь йөрәкләр" В - "Уты сүнгән җәһәннәм"
29. Г.Ибраһимовның "Табигать балалары" хикәясендә күтәрелгән мәсьәлә. А - яшәү мәгънәсе Ә - табигать һәм кеше мөнәсәбәте Б - зыялыларның рухи эзләнүләре В - кеше бәхете
30. "Уты сүнгән җәһәннәм" (Г.Ибраһимов), "Тормышмы бу?" (Г.Исхакый), "Картайдым" (Ф.Әмирхан) әсәрләрен берләштерүче сыйфат. А - миллилек Ә - халыкчанлык Б - яшәү мәгънәсен эзләү В - романтик сурәтлелек
31. Традицион шигырь калыбын җимерүче шагыйрь. А - Г.Тукай Ә - С.Рәмиев Б - Ш.Бабич В - Н.Думави
32. Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендәге төп каршылык. А - Биби - Фатих Ә - Факиһә - Хәбибрахман Б - Хәмзә бай - балалары, якыннары В - Вәли - Гафифә
33. Г.Камалның "Безнең шәһәрнең серләре" комедиясендә композиция төре. А - каймалы Ә - тартмалы Б - көзгеле В - дөрес җавап юк
34. "Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы. А - композициясе Ә - жанры Б - темасы В - образлар системасы
35. "Галиябану" музыкаль драмасының (М.Фәйзи) үзәк каршылыгын аерып әйтегез. А - Галиябану-Бәдри Ә - Галиябану-Исмәгыйль Б - Исмәгыйль - тирәлек (егетләр) В - Исмәгыйль-Хәлил
Җаваплар 1 – А1 – А 2 – Б2 – Б 3 – Б3 – Б 4 – Б4 – Б 5 – Б5 – Б 6 – Ә6 – Ә 7 – В7 – В 8 – В8 – В 9 – Б9 – Б 10 – В10 – В 11 – В11 – В 12 – Б12 – Б 13 – Б13 – Б 14 - Б14 - Б
15 – В15 – В 16 – Ә16 – Ә 17 – Б17 – Б 18 – А18 – А 19 – Б19 – Б 20 –В20 –В 21 –В21 –В 22 – В22 – В 23 – Б23 – Б 24 –В24 –В 25 – В25 – В 26 – В26 – В 27 – В27 – В 28 – В28 – В 29 – Ә29 – Ә 30 – Б30 – Б 31 – Ә31 – Ә 32 – Б32 – Б 33 – Ә33 – Ә 34 – Ә34 – Ә 35 – В35 – В