Балык бистәм ! Мәктәп елларында ук йөрәгемнең иң түреннән урын алдың син. Район урамы буйлап атлыйм. Алдымда яңа сихри дөнья ачыла. Әнә, һәр кешегә сәлам биреп,мәчетебез тора. Ул миңа һәр иртәләрне хәерле көн теләп кала. Балык бистәм! Синдә яшәп күпме әдип,шагыйрь илһамланган! Равиль Файзуллин,В.Фатыхов,Рәсимәңнәр... Чулманыма төшеп, күңелемне бушандырам, арганнарым бетә,тарала. Мин дә, гади бер укытучы, синнән үземә дәрт, көч алам. Киләчәккә йөз төбәп, мәңге яшә, Балык бистәм! Урамда кыш, мәктәбемә якынлашам. Ишек ачып керәм: Исәнмесез Раушания Вакифовна! -дип кочагыма сарыла берләр.
Әйе, укытучы өчен үзенең яраткан укучылары арасында булу,дәрес бирү-иң зур бәхет.
Җырларга тиң бәхет икән ул яраткан эшең булу! Ничек кенә итеп әйтсәләр дә Мин үземчә аңлыйм бәхетне, Байлык түгел, хезмәт җимешләрем, Балаларга булган мәхәббәтем, Дәресләрем итә бәхетле. Хезмәтемнән һәрчак канәгать мин Шөкерана кылам ходайга. Мин бәхетле шулчак! Ана телен Өйрәтә алсам, һәрбер балага.
Дәресләрдә генә түгел, ана телен Өйрәнәбез биеп, җырлап та, Сәхнәләрдә сынап бәхетеңне Таба аласың икән чынлап та.
Төрле мәкаль, табышмаклар аша Үстерәбез сөйләм телләрен. Дәрестән тыш эшләр, кичәләрдә Ныгытабыз дуслык җепләрен.
Һәрбер рәсем сөйләп бирә Мөгаллимлек-шатлык,хезмәтем. Әти-әни,бала,укытучы Бәхетемне шунда күрәмен. Кайгы килсә шатлык өстәп җанга Хәл белергә килә әниләр. Мәктәп,заллар,мәшәкатьләр күргәч, Сабырлыклар миңа телиләр.
Кызларым да,менә үзем төсле Үз буемны узып киттеләр. Кайчан гына нәни,сабый күңел Кай арада үсеп җиттеләр. Алъяпкычың дустым,ак икән Ак булса да,салыр чак җиткән. Хыяллар – ак җилкән,кузгалырбыз иртән Ерак юлга чыгар чак җиткән.
Эшемдә дә, дуслар әзер тора: Ярдәм кулын һәрчак сузарга. Кулны -кулга тотып, бергәләшеп Тормыш учагында янарга.
Соңгы дәреснең беткәнен белдереп кыңгырау шалтырады. Бүген дә эш көне тәмамланды. Арытылды кебек.Әкрен генә таныш сукмактан өйгә кайтам. Дәресләр инде күптән беткән, ә мин һаман укучыларым турында уйлыйм. Әйе шул, бу дөньяда акча белән бәяләнми торган нәрсәләр дә бар. Ул-үзеңнең яраткан эшең булу.Искиткеч ягымлы укучыларың булу. Уйларымнан кинәт айнып китәм. Таныш сукмаклар мине өемә алып кайтып җиткергән. Тормышыма килсәк, тормышымда да, Балаларга – гади әни мин. Иптәшемә - тугры хатын булып, Ходаема рәхмәт әйтәм мин.
Ясамадым олы ачышлар, Менгәнем юк минем галәмгә. Бары гади укытучы булып Хезмәт итәм шушы гамәлдә. Эш коралым гади - акбур гына, Бик катлаулы, ләкин,тирәлек: Утыз бала - димәк, утыз пар күз Җавап көтә миңа төбәлеп. Мин бәхетле, нәни күңелләргә Бәрәкәтле орлык сибәмен. Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын, Хыялларын шундук сизәмен. Мин бер гади укытучы булып Хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым – язылмаган роман, Һәр дәресем - маяк тормышка.