-Нигә бу бәйрәмне сабантуй дип атаганнар?Нәрсәнә аңлата ул сабан сүзе? Сабан сузенә килгәндә, аның ике төрле мәгънәсе бар. Берсе- сабан, ягъни җир сөрү коралы, икенчесе-яз көне чигелгән иген.
Сабантуй җитәме, һәр авылда ике-өч туй булмыйча калмый. Һәр ике як та июнь аен сайлап ала. Яшҗ киленнең чишмәдән кәянтә-чиләк белән су алып кайтуы һәркемнең игътибар үзәгендә була.Аның аяк атлаулары, күрше- тирәдәгеләр белән исәнләшүләре, иртән иртүк торып көтү куулары... Барысын да сыный авыл халкы.
Әгәр киленне ошатсалар, берничә көннен инде бөтен авылга хәбәр тарала. Кияү үзенең чын кияү икәнлеген расларга- кызны ат узышканда куып җитәргә һәм кочагна ала алырга тиеш.
Сабантуйның уеннары
Кул көрәштерү өчен махсус спорт кораллары да, кыйммәтле җиһазлар да кирәкми. Бер өстәл артына кара-каршы утырасың һәм кулны көрәштерә башлыйсың. Кемнең беләге чыныккан, кем физик хезмәт белән мавыгып үскән, бәйдегә шул җиңә, билгеле. Кул көрәштерү Кул көрәштерү
Сабантуй мәйданында озын колга-аякларда чабышу күренә, һәм йөз метр арага тизлек буенча ярыш оештыралар. Әлбәттә, җиңү омтылышы белән кайберәүләре яшел чирәм өстенә егылып та кала. Әмма сабантуй тамашасын югарыдан күзәтүче, озын колга- аякка басып горур атлап баручы малайлар һәркемне сокландыра. Хөрмәт йөзеннән тел генә шартлаталар үзләренә. Озын колгаларда сәяхәт
Колгага менү... Әнә шома колга янына бер төркем малайлар һәм яшүсмерләр җыелган. Һәрберсе үзенең осталыгын күрсәтергә- җәһәт кенә колганың очына менәргә тырыша. Әмма бу бик кыен эш икән. Башта җиңел генә югары үрмәләгән үсмерлер дә бераздан кире шуып төшәләр. Кая ул колга очындагы затлы- затлы бүләкләр һәм кәрҗиндәге... тере әтәч турында уйлау? Меңләгән халык алдында сабантуй җиңүчесе дигән исемне алу үзе генә дә ни тора бит!
Ат кешенең бик борынгы заманнардан бирле якын дусты, томышта төп терәге булган.Шуңа күрә аларның узышы иң кызыклы бәйгеләрдән санала.... Башта алар артыннан күтәрелгән тузан болыты гына еракта бөркелеп күренә иде. Аннары бу җанкайлар үзләре дә каяндыр кинәт кенә калкып чыктылар. Менә әкренләп алар, төркеменнән аерылып, әле берсе, әле икенчесе алга ыргылды. Төркем сирәгәйде һәм таркалды. Хәзер инде һәркемнең күзе алдагы атка төбелгән. Ат инде үзенең җиңүче икәнен аңлдагандай, өстендәге малай тезгенен тартканны көтмичә үк, халык төркеме арасындагы аралыктан мәйдан уртасына ыргыла.Аны шунда ук кешеләр чорнап ала. Аткайны һәрберсе кочаклый, үбә, ялларыннан сыйпый.
Чүлмәквату Чүлмәк вату Күзне сөлге белән бәйләп, кулга озын күсәк алып, үлән арасындагы мескен чүлмәкне һәрберсе ватарга тырыша. Әмма чүлмәк һаман исән. Уртага бер бабай чыга. Унбиш адым атлагач, бабабыз кире чүлмәк ягына юнәлә: бер, ике, өч.... Кулындагы күсәгән кинәт селтәп җиргә суга. Һәм мәйдан аһ итеп куя: бабабыз чүлмәкнең нәкъ түбәсенә кундырган бит!
Татарча көрәш Татарча көрәш-теләсә кайсы сабантуй тамашасының төп билгесе. Малайлар башлаган көрәш өлкәннәр бәйгесе белән тәмамлана. Баш батыр ачыкланмыйча, кәкре мөгезле тәке аның җилкәсенә менеп кунакланмыйча, түгәрәк әйләнәсеннән берәү дә китми. Әгәр кем дә булса берәү бураны почмагыннан кузгатса, астына кереп атны күтәрә алса, зур-зур ташларны капка өстеннән чөеп уйнаса, ул авылды иң абруйлы кешеләрдән саналган.
Сабантуй б ү л ә кл ә ре Авылның иң уңган кешеләре, сабантуй батырлары белән янәшә басып, кыймммәтле бүләкләр ала. ИҢ УҢГАН ТЕРЛЕКЧЕ, ИҢ УҢГАН ИГЕНЧЕ, ИҢ УҢГАН МЕХАНИЗАТОР...дигән язулы тасмалар салына. Халыкның шаулатып кул чабуы астында кулыңа кыйммәтле бүләк тотып, иңеңә ал тасма салып мәйданның нәкъ уртасында басып тор әле син!
Исәнме, сабантуй ! Ялларында сабантуйлар гөрли, Яшь егетләр сыза гармунын, Уйнаклатып җилләр алып китә Еракларга гармуннар моңын...