Халык җәүһәрләре 2013
Купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур ефәк шәлләр, энҗеле калфак, изүләре чигүле затлы күлмәк, хәситәләр... Шулар янәшәсендә үк киндер сугу, туку станнары, агач сука һәм кәкре кылыч, кул тегермәне һәм гөбе урын алган.Купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур ефәк шәлләр, энҗеле калфак, изүләре чигүле затлы күлмәк, хәситәләр... Шулар янәшәсендә үк киндер сугу, туку станнары, агач сука һәм кәкре кылыч, кул тегермәне һәм гөбе урын алган. Гомерләр узган, тула оек белән чабата да тузган, әмма халкыбыз мирасына мәхәббәт әле дә йөрәкләрдән җуелмаган. Музейларда гына сакланса да, көнкүреш, бизәнү – төзәнү әйберләре авылның мактаначы, горурлыгы. Үткәнебезгә ихтирам, киләчәккә - күпер.Гомерләр узган, тула оек белән чабата да тузган, әмма халкыбыз мирасына мәхәббәт әле дә йөрәкләрдән җуелмаган. Музейларда гына сакланса да, көнкүреш, бизәнү – төзәнү әйберләре авылның мактаначы, горурлыгы. Үткәнебезгә ихтирам, киләчәккә - күпер.
Затлы йөзне ачкан зиннәтле кием Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше. Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез. Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше. Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез.
Ачык сандык сәхифәсе.
Халкыбызның күңел бизәкләре. Толымнарың синең нигә кара....
Калфак Әби, бабайларыбыз заманындагы фоторәсемнәрне караганда бигрәк тә ул чордагы хатын- кызларның баш киемнәренә - укалап, энҗе, сәйлән бөртекләре белән бизәп чигелгән таҗ - калфаклары игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә милли калфак татар хатын-кызы йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек, нәфислек өстидер сыман тоела.Әби, бабайларыбыз заманындагы фоторәсемнәрне караганда бигрәк тә ул чордагы хатын- кызларның баш киемнәренә - укалап, энҗе, сәйлән бөртекләре белән бизәп чигелгән таҗ - калфаклары игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә милли калфак татар хатын-кызы йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек, нәфислек өстидер сыман тоела. Тарихи хәтер уянамы – бүген дә татар кызларын, апаларыбыз, әниләребез, әбиләребезне калфаклы итеп күрәсе килә. Татар калфагы музей экспонаты яисә концерт-сәхнә киеме генә булып калмасын, ә заманча татар хатын-кызы гардеробының да алыштыргысыз өлешен тәшкил итсен иде дигән теләк туа. Тарихи хәтер уянамы – бүген дә татар кызларын, апаларыбыз, әниләребез, әбиләребезне калфаклы итеп күрәсе килә. Татар калфагы музей экспонаты яисә концерт-сәхнә киеме генә булып калмасын, ә заманча татар хатын-кызы гардеробының да алыштыргысыз өлешен тәшкил итсен иде дигән теләк туа.
Кәләпүш татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала.татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала. Түбәтәй ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә.Түбәтәй ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә. Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән- берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә.Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән- берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә. Кәләпүш бу да түбәтәйнең бер аталышы.Кәләпүш бу да түбәтәйнең бер аталышы.
Читек Чигүле читекләр татар халкының горурлыгы булып торалар
Татар бизәнү әйберләре Хәситә
Яка чылбырлары Яка чылбырлары – асылмалы бизәкле прәшкәләр. Ул бастырып тегелгән якаларга тагылган. Яка каптырмасында 2-3 асылма бизәк булса, ул – яшь кызларныкы. Әгәр бизәкләр саны күп булса, чылбыр өлкән ханымнарныкы. Яка чылбырларын XIX гасырда болгар бабаларыбыз уйлап тапкан.
Чулпы Татар хатын- кызлары чәч толымнарын бизәкле, тәңкәле чулпылар белән бизәгәннәр
Беләзек
Алтын куллы халкым минем... Кирәкле дә, матур да әйберләр күңелеңә шатлык китерә, мәшәкать- борчуларны оныттыра. Шуңа күрә кешеләр туктаусыз матурлыкка омтылалар да инде
Борынгыдан килә: татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган
Туган җирем гөл арасы, үзем былбыл баласы
Намазлык Намаз бер гыйбәдәт... Намаз укыган кеше Аллаһ Тәгалә хозурында торганлыктан, аның тәне, киеме, намаз укый торган урыны пакъ булырга тиеш. Шунлыктан, халкыбыз үзенең бөтен осталыгын, күңелен куеп намазлыклар булдырган.
Сынлы сәнгатебезнең нигезе – китап бизәлеше. Китап тышындагы һәм эчендәге үтә күренмәле пәрәвез җебедәй нечкәлек белән үрелгән орнаментлы паннолар, фризлар – рәсемчелегебезнең чишмә башы. Китап тышындагы һәм эчендәге үтә күренмәле пәрәвез җебедәй нечкәлек белән үрелгән орнаментлы паннолар, фризлар – рәсемчелегебезнең чишмә башы.
Шамаил
Мәчетләр Төрле стильдә таштан, агачтан салынган мәчетләр борынгы шәһәргә кабатланмас илаһилык бирәләр... Алар арасында чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрелгән гүзәл корылмалар бар. Кол Шәриф Әҗем Апанай Мәрҗәни Болгар Борнай мәчетләре. Бүгенге көндә бу корылмалар шәһәр силуэтының бер күрке, ташта гәүдәләнгән музыка.
Җырлыйбыз да, биибез дә...
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ: Исламов Ф.Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәтү. Казан Сөембикә, Мәгариф журналлары Нурзия. Тылсымлы бизәк. Казан – 1997 Нурзия. Тылсымлы энә. Казан
Рәмзия Мәдрәсүл кызы Камалиева Рәмзия Мәдрәсүл кызы Татарстан республикасы, Арча районы, Яңа Кырлай урта мәктәбенең 1нче категорияле укытучысы