Археология-тарих фәнендә Кала тавы Әйшияз шәһәрчеге буларак билгеле. Анда өч истәлекле, изге тарихи урын бар: 1.Хан зираты. 2.Әүлия каберлеге. 3.Әйшияз шәhәрчеге.
Күәм авылыннан 500 м көньяк-көнбатышта, Ашыт елгасының уң як биек ярында Хан зираты урнашкан. Зиратта язусыз өч кабер ташы бар. Бу елларда яшәгән Ханның һәм гаиләсенең каберлеге.
1956 елда бу зираттагы 2 каберне археолог Н.Ф. Калинин казып карый. Кабердәге гәүдә, башы белән көнбатышка карап, җилкәсендә ята. Йозе төньякка караган. Бу «XVI гасырга караган мөселман зираты» дигән нәтиҗәгә киленә. Әйберлэр табылмаган. Тирә-як авылларның атамаларына карап, Хан hәм андагы мөселманнар кыпчаклар (казак) нәселеннән түгелме икән дигэн сорау туа. Хан бу урыннарны үзләштеру максатыннан җирле халык (марилар) белән зур бәрелешләр,сугышлар алып бара. Казак Yртәме белән Урыс Yртәме арасындагы зур калкулыкта җимерелгән яр кырыйларыннан сугыш кораллары – кольчуглар, ияр калдыклары, озын саплы балталар, уклар, шул чорнын тимер акчалары табыла hәм музейга тапшырыла. Бу урыннарда Казак сугышлары каны куп коелганга, бу авылга Казак Yртәме (Казак каны) дип исем бирелә. Күәмнең дә бер өлеше Казаклар дип атала. Бу исемнэр Ханның кыпчаклар-казаклар булуына ишәрәли. Ул чор өчен бик хас күренеш – әүлияләрне, изгеләрне аерым күмгәннәр. Хан зиратыннан көнбатышта Әүлия зираты бар. Зиратка кергәч тә кешенең кузенә зур Имән ташлана.
Ул зур Имән төбендә – Ирәмәли балалары Сөләйман Хаҗи, Таҗетдин мулла, Ханифәбикә, Гайшәбикә абыстайлар hәм сабый 5 кыз бала күмелгән. Шул зираттан аста изгеләр чишмәсе бар.
Аның суы ябык савытта ничә ай сакланса да бозылмый. Бу бик зур мәгънәне аңлата.
«Хан зираты»ннан м читтэрэк башка Әйшияз әүлияләр күмелгән:Бәшәр әүлия, Габдулла әүлия, Гаделата әүлия, Баязит әүлия. «Хан зираты»ннан, өч кабер ташыннан 150м көнбатыштарак, Әйшияз шәһәрчеге урнашкан. Шәһәрчек Ашытның, уң як биек ярында, өчпочмак формасында, өчпочмакнын очлы почмагы көньякка, Ашыт елгасына таба караган. Төньяктан шушы мәйданчык ике рәт вал (балчык өеме) һәм чокыр белән сакланган. Тышкы валның озынлыгы 86 м, киңлеге 3-4 м, ә биеклеге 0,5-1 м. Валда 4 урында тигез, эчкә керү урыны калдырылган. Чокырның тирәнлеге - 1 м, ә киңлere м. Тышкы вал, чокыр, керү юллары буген дә әйбәт беленеп тора. Тышкы валдан 44 м эчкәрәк м озынлыгындагы икенче вал начар сакланган. Эчке һәм тышкы вал арасындагы трапеция формасындарак тигез мәйданчыкның озынлыгы - 60 м, киңлere - 38 м. Әйшияз шәhәрчеге Казан каласыннан борынгырак, алдан салынган дип исәпләнә. Ашыт елгасының суы кимиячәген шул чор галимнәре сизгән hәм су юлынын киләчәге ышанычлы булмаячагын белеп, бу урынны калдырып киткәннәр hәм бу каланы хәзерге Казан каласы урынында төзиләр дип фаразлана.
Татарстан АССР тарихынын 1 томында (Казан, 1959, 12 бит) бирелгән археологик картада бронза гасырында Казан тирәсендә кешеләр яшәгән һәм шул культураның истәлекләре табылган урын буларак, Әйшияз шәһәрчеге күрсәтелгән. Татарстанда бронза гасыры безнең эрага кадәр II меңьеллыкка туры килә. Шуннан, Кала тавының никадәр борынгы урын икәнен чамаларга була. Авыл мулласы Мөбәрәкҗан Галиев абый: «Изгеләр зиратының урыны билгеле, ханнын исеме ничек булган анысы билгесез». Күптән түгел маридан бер елъязмачы: «Нишләп сезнең ханның исеме булмасын, ул Эйшэ хан, Әйшә авылыннан» - диде. Әйшияз атамасы, Гайшә исемле хатын-кыз исеменә борынгы төрки телдән кергән «яз» (дала, тигезлек) сүзе кушылып ясалган. Әйшияз - «Гайшә даласы», «Гайшә тигезлеге» дигәнне белдерә булып чыга. Чагыштыр: Олыяз, Торнаяз, Дөбъяз, Арпаяз. Борынгы төрки сүз «яз» хәзер дә кулланыла. Яз (весна), язу сүзе «җәеп салу», җәелдерү, таркату мәгьнәсендә кулланыла. Май язу, йон язу, сан-сөякләрем язылды, диләр. Соңрак бу сүз, язу, сызык сызу, авазларны сызымга күчерү, мәгьнәсендә кулланыла башлаган. Ел фасылы яз да кар суга әйләнеп китә бит.
Хәзерге көндә Кала тавы, изгеләр зираты бик каралган, төзекләндергән хәлдә. Район хакимияте башлыгынын матди ярдәме белән, Борhанов Әгъзәм бик куп изге эшләр башкарды. Төбәгебезнен горурлыгы булган Әсхәт Сәфәров Кайда икән Хан зираты? дип эзләп йормәсеннәр өчен анда манара күтәртте, ай куелды, Габдулла улы Әйшә ханга таш куйдыртты. Изгеләр жиренен шушы конгә исән-имин килеп житүенә минем бабамның бабасы Борhан бабамның өлеше зур дип беләм.
Ул 103 яшенә кадәр яшәп, барлык аякта йөргән гомерен шул зиратка багышлый. Сугыш елларында да урманны кистерми, каберләрне, ташларны саклый. Ул бу эшне бернинди түләүсез, өстән кушусыз башкара. Хәзерге көндә дә Борһан сукмагы, Борһан тарлавыгы дигән атамалар бар. Аның шушы изге, саваплы хезмәтен минем бабам – Күәм хужалыгын алдагы елларда җитәкләгән Әгъзәм Бәкер улы Борhанов
Әләшә көнен тоташ бәйрәмгә әйләндерде, табын эзерләп, авыл әбиләрен автобус белән йортүне кертте. Бабамның изге гамәлен хәзерге хуҗалар да дәвам итәләр, халыкка Әләшә бәйрәмен ясыйлар. Әләшә бәйрәме июнь аенын беренче җомгасында уздырыла. Күзләремне төбим кыйблага, Күңелемдә дога юллары... Буш булмасын күңел сандыклары, Бир, Ходаем, иман нурлары. Догаларга урап, Күңелләрне нурлап, Кутәрелә айлы манара... Калатауда тарих яңара!