Тирә- юньне игътибар белән карыйк әле. Әнә кояш елмая, күк йөзендә болытлар йөзә, җирдә үсемлекләр үсә, биредә үк син хайваннарны да күрәсең. Болар барысы.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
1. Укучы портретыУкучы портреты 2. Әти-әниләр өчен анкета 1Әти-әниләр өчен анкета 3. Әти-әниләр өчен анкета 2Әти-әниләр өчен анкета 4. АнкетаАнкета 5.
Advertisements

Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар.. Чалбармы яки итәкме? Башлыкмы яки кепкамы? Плащмы яки курткамы? Озын чәчме яки кыскамы? КГУ МГУ КГФИ КАИ Без.
Әзерләде:9 класс укучысы Гиниятуллина Рузия. 12 апрель 1961 ел Кешенең галәмгә беренче очуы елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының.
Галимҗан Ибраһимов Тормыш һәм иҗат юлы Викторина Кроссворд.
Галимҗан Ибраһимов Тормыш һәм иҗат юлы Викторина Кроссворд.
ХХ йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары 10 нчы сыйныф.
ТАТАР ТАУ ИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИР Ү М Ә КТ Ә БЕ.
Радик Х әбибрахман у лы Фәизов Радик Х ә бибрахман улы Ф ә изов 1931 елны ң 15 маенда Татарстан АССРны ң Арча районы Дусым авылында туган елда.
Мәгъҗанова Ләйсән. Эчт ә лек Кереш Кереш Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче,
ХХ йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары 10 нчы сыйныф.
ПИМ Ә Р УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИР Ү М Ә КТ Ә БЕ 2009.
-Нигә бу бәйрәмне сабантуй дип атаганнар?Нәрсәнә аңлата ул сабан сүзе? Сабан сузенә килгәндә, аның ике төрле мәгънәсе бар. Берсе- сабан, ягъни җир сөрү.
ПИМ Ә Р УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИР Ү М Ә КТ Ә БЕ 2007.
Лирик әсәргә анализ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7.
Такталачык урта м ә кт ә бене ң 9 класс укучысы Сарварова З өһ р ә Ф ә рис кызыны ң физикадан проект эше Укытучы: Гайсин Радик Ромелевич 2010 ел.
Татар теленнән тестлар 4 класс Богапова З. Ф. МОУ «Гимназия 4» г. Казани.
ХХ йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары 10 нчы сыйныф.
Проектны башкарды татар теле укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.
Класс с ә гате. Тема : Аралашу әдәбе Дуслаша бел ү, кеше бел ә н уртак тел табу Тел- т ө п аралашу коралы. С ә нгатьле х ә р ә к ә тл ә р бел ә н а ң.
АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ДОЦЕНТЫ ДЕНМӨХӘММӘТОВА ЭЛЬВИРА.
Транксрипт:

Тирә- юньне игътибар белән карыйк әле. Әнә кояш елмая, күк йөзендә болытлар йөзә, җирдә үсемлекләр үсә, биредә үк син хайваннарны да күрәсең. Болар барысы да – табигать. Ә менә кеше кулы белән эшләнгән әйберләрне табигать дип әйтеп булмый. Кояш, күк йөзе,болытлар, җир, таш,су, яңгыр, кар- болар терек булмаган табигать.Үсемлекләр, хайваннар, кеше- болар терек табигатькә керә. Табигать белән аралашу, якыннан танышу, кешеләрдә иң гүзәл хисләр тудыра.Аны яраткан бала ата- аналарына, туганнарына, иптәшләренә һәм башка кешеләргә дә ягымлы була.Шуның өчен нәниләрне табигатьне күрә, ишетә, тоя белергә күнектерергә, күренешләрнең сәбәпләрен ачыкларга өйрәтергә, аңа сакчыл караш тәрбияләргә өйрәтергә кирәк. Табигатьтә бик күп матурлык яшеренгән.

Безне ң туган як табигате аеруча матур. Шу ң а к ү р ә мин бу эшемд ә ү земне ң туган ш әһә рем- Яшел Ү з ә н табигатен, аны ң г ү з ә ллеген тасвирлауны максат итеп куйдым. Мин бу эшне язган вакытта табигать к ү ренешл ә ре бел ә н б ә йле хезм ә тл ә рд ә н файдаландым. Кеше ү з ягыны ң табигате бел ә н һә рдаим танышып, андагы ү зг ә решл ә р бел ә н кызыксынып барырга тиеш дип уйлыйм. Бу хезм ә т т ә ә н ә шул хакыйкатьне ист ә тотып язылды. Бел ә м, кояш астында бар Шундый шифалы яклар: Кадаса ң чыбык җ ирен ә - Яшьн ә п чыгар яфраклар! ( Равил Фәйзуллин)

Әүвәлге гадәт буенча Борылдым аеңа тагын, Исәнме җанга газиз җир, Илһамым – туган ягым. (Сибгат Хәким) Безнең республикабыз Татарстан дип атала. Аның табигате төрле һәм бик матур. Чыннан да, әйләнә - тирә дөньяның безне иң таңга калдырганы - табигать. Шушы гаҗәеп дөньяга керү, үзең өчен беренче ачышлар ясау - синең бурычың. Беренче ачыш - елның төрле фасылларында табигатьтәге үзгәрешләр булыр. Кояш, болыт, су. ком, таш, хайван һәм үсемлекләр - барысы бергә табигать дип атала. Табигать – безнең якын дустыбыз. Аннан башка кешеләр яши алмый. Табигать бик бай. Шуңа күрә табигатьне саклауны һәркем үзенә бурыч итеп куярга тиеш. Аны сакласаң гына ул байлыклар арта. Табигатьне саклау безнең илебездә закон белән карала. Табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү табигать өчен генә түгел, үзең өчен дә бик әһәмиятле. Табигатьтә үзеңне ничек тотуыңа карап, синең нинди кеше : шәфкатьлеме, игелексезме, кайгыртучанмы, ваемсызмы икәнеңне әйтеп була. Табигатьне кеше бизи, Җирнең яме - табигать. Кеше - җирне, табигатьне бизәү өчен, Гомер буе хакыйкатьне эзләү өчен.

Анда калын урманнар, тигез далалар, яшел тугайлы болыннар һәм түгәрәк күлләр бар. Аның урманнарында мәһабәт мөгезле пошиларны, усал бүреләрне һәм кызыл төлкеләрне очратырга 5 була. Татарстанны күп сулы һәм балыклы елгалар бизи. Безнең республикабыз аркылы Идел, Чулман, Нократ, Зөя елгалары ага. Татарстан республикасы 67,8 мең квадрат километр мәйдан били. Татарстанда 43 район, 17 шәһәр бар, 70 тән артык милләт вәкиле яши. Табигать ул барыбер, бөек рәссам кебек, үзенә билгеле матурлык кануннары буенча иҗат итә. Бер караганда, бернәрсәсе белән дә җәлеп итәрлек түгел кебек бу җирләр. Очлары күккә ашкан биек таулар да, эченә кереп адашырлык кара урманнар да, ярларыннан ташып аккан киң елгалар да юк безнең якларда. Әмма аның кырыс, шул ук вакытта мәрхәмәтле табигатенә шулкадәрле күнеккәнмен ки, мин шул чирәмле далаларны бернигә дә алмаштырмас идем. Кая гына карама, һәркайда очсыз - кырыйсыз дала киңлекләре хакимлек итә. Дөрес, дала дип әйтү бик үк төгәл булмас. Аның беренче карашка артык гади, бертөрле тоелган табигате эчендә бары тик үзенә генә хас матурлык яшеренгән. Минем туган ягым - горур наратлар, зифа каеннар үскән як. Бәлки, ул бүтән бер дөнья почмагында да үсмәгән үсемлекләр ягыдыр. Туган шәһәрем Яшел Үзән - дәһшәтле Идел буйларында урнашкан.

Диңгез кебек киң Иделкәй, Ераклардан күренә Зифа буйлы чыршы- нарат, Зәңгәр күккә үрелә. Яшел Үзән, Яшел Үзән, Гүзәлдән дә гүзәл син. Башкалардан үрнәк алып, Яшел нурда йөзәсең. Аның табигате дә гүзәл, һавасы да саф, чиста. Мондый һавага кешелек кенә түгел, барлык үсемлекләр дөньясы да мохтаҗ. Аллаһ безнең якларга матур табигатьне күп итеп өләшкән. Һәр ел фасылында табигать үзенчә матур.

Җәй башы. Сине иң элек зур болын каршылый. Калын һәм куе яшел чирәм арасыннан төрле төстәге ачык буяулы дала чәчәкләре калкып утыралар. Биредә үләннәр бик күптөрле, аларның һәрберсе үзенчәлекле, бик матур булып чәчәк ата һәм игътибарны җәлеп итә. Аннан соң талгын җилдә җай гына чайкалган кылганнар күзгә ташлана. Җәй көне кешеләр кырда, яшелчә һәм җиләк- җимеш бакчаларында чәчелгән һәм утыртылган үсемлекләрне тәрбиялиләр: чүп үләннәргә һәм үсемлек корткычларына каршы көрәшәләр, үсемлекләрне өстәмә тукландыралар, су сибәләр, туфрагын йомшарталар. Шәһәребездә җәй көннәрендә, махсус машиналар ярдәмендә, көненә берничә тапкыр урамнарны себереп алалар, юдыралар. Урамдагы, ишегалдындагы үсемлекләргә көн саен су сибәләр. Бер дә сукаланмаган ямь- яшел печәнлекләр җәелгән. Тышаулы атлар чемченеп йөриләр. Менә шул киңлекләрдә дөньяга сәфәр чыктым. Сүнмәс сөю дәрте уята ул, Кешеләргә туган ягына Шәһәремнең гүзәл табигате Әсир итте мине үзенә

Төнге йокыдан талгач, Яшел Үзән уяна башлый. Урамнарын яңа гына ачылып килгән яфраклар бизи. Кояш нурларын тагын да ихласрак сибә. Күргәнебезчә, җәй көнне исә, шәһәребез тагын да гүзәлрәк. Җылы, явым- төшем яңгыр булып төшә.Үсемлекләр яшел төстә,күпчелеге чәчәк ата.җимешләре һәм орлыклары өлгерә. Хайваннарга азык мул. Кешеләр чәчүлекләрне карап үстерәләр, уңыш җыеп алалар. Аны Яшел Үзән дип юкка гына атамаганнар бит! Яңа гына кигән яшел күлмәге дә үзенә килешеп тора. Гөлләр- мәрҗән, агачлар – горур баһадирлар инде. Киләсе ел фасылында кайберләребезнең кәефен яңгырлар, сүрән көннәр төшерсә дә, аның безгә әзерләгән үз йөзек кашы бар. Аңа хәтле көз агачларны алтын күлмәкләргә киендереп, миләшләрне гирляндаларга әйләндереп өлгерә. Бу-әбиләр чуагы. Көннәр нурланып,табигать актык җиңел сулыш алган чак. Юлларда хәтфә келәм күкләрдә аксыл кояш. Көз көне урып- җыю эшләре дәвам итә. Бу вакытта бәрәңге, шулай ук яшелчәләрнең бик күбесе: кәбестә, кишер, әче торма җыеп алына. Коелган яфракларны тормалап җыялар, ә соңыннан аларны шәһәр читенә чыгаралар, яисә агулы матдәләр сиптерәләр. Моны яфраклар арасына яшеренгән зарарлы бөҗәкләрне үтерү өчен башкаралар.Кешеләр кышлык ягулык әзерлиләр, торак биналарны җылыталар, саклагычларга җиләк- җимеш һәм яшелчә салалар. Көз азагында һава салкыная, дымлана. Вак яңгыр сибәли һәм юеш кар күренгәли. Озакламый җир сакчылары салкын җилләр җибәреп, барлык дөньяны яңа баштан йокыга күмәләр. Кошлар җылы якларга очып китәләр, кояш сүнә, көннәр яңа патшалык хакимиятенә әзерләнәләр.

Кыш патшалыгы үзенекен итә: зур кар көртләре аркасында күлебез тимераяк мәйданына әверелә, ә паркларыбыз аркылы- буйлы чаңгы эзләре белән бизәлә. Кыш – күңелле ел фасылы. Мин кыш көне туганга, аны аеручан яратам. Ч ә ч ә к к е б е к а п - а к к а р л а р я в а, Т у г а н я к н ы с а г ы н ы п к ы ш к и л ә. А к б ү з д ә й й о м ш а к к а р б е л ә н, Җ и р н е б и л ә ү л ә п т ө р ә. Салкын. Күбесенчә көчле суыклар.Явым- төшем кар булып ява. Сулыклар һәм туфрак туңа. Агачларның яфраклы токымнары яфраксыз, ә ылысларының күпчелеге яшел килеш кышлый. Бездә кышлаучы хайваннар бөтен вакытларын азык эзләп үткәрәләр. Яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган урман хәзер, тирән уйга талган кебек, тып- тын. Ул карасу соргылт төскә чумып утыра. Тик ылыслы агачлар гына аңа урыны- урыны белән яшькелт төс биреп торалар. Дөрес, кышкы урманныә үз нәфислеге бар.Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур, аеруча гүзәл. Боз әкренләп эри башлый. Бу исә яз килүне хәбәр итә.

Концерт бирә дәртле, шатлыклы яз, Аны тыңлый бөдрә тирәкләр. Гөлчәчәкләр җирдән баш калкытып, Һәм яз төсле ярсу йөрәкләр. Тыштан керәсе, дәрес хәзерлисе дә бик үк килми башлады. Түбә читләрендә карандаш очы кадәр генә бозлар күренде. Тәрәзә каршындагы агачлар яфрак ярды. Тирә- якны ураткан сыек кына яшеллек күзләрне иркәли. Ерактагы урман күгелҗемләнеп, яшәреп китте.Куелек капламаган агачлар аркылы узган кояш күзне чага. Иртән тәрәзәләрне ачып куйсаң, кошларның сайраганына чыдар хәл юк. Яратам мин шәһәремнең Айларын, кояшларын. Күңелемә сердәш итеп, Сандугач тавышларын

Менә яз хәбәрчеләре- кара каргалар килеп,су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар. Болынга төшсәң су тавышын тыңлап сихерләнәсең. У р м а н, е л г а, к ы р л а р ы ң а, Ходай биргән матурлык. К о ш л а р г а д а, д у с л а р г а д а, К у н а к б у л ы п б а р ы р л ы к.

Кеше күңеле өчен туган як кирәк.Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Һәр ел фасылында кеше табигать киңлегенә омтыла, урман итәкләренә, елга буйларына ашыга.

Урманнар бик әйбәт төзү материалы һәм Республикабызның агач эшкәртү промышленносте өчен чимал бирәләр.

Яшел Үзән минем туган як ул Көлеп тора яшел капкалар. Яшел таудан яшел чишмә чылтырый, Кирәк түгел шуннан башкалар. Яшел Үзән-яшьлек билгесе ул Гомерләрнең яшел дәвамы. Арттырамын монда шатлыгымны, Төзәтәмен мең- мең ярамны.

Яшел тугайларым, имән урманнарым! Иделемә карап сокланам- ерак бабаларымны уйлыйм.Татлы һәм сагышлы мизгелләрем. Челтерәп аккан тау сулары дамиңа карап, гөрләвекләр телендә матур җыр җырлый сыман. И мөкатдәс, и изге, и газиз син, туган шәһәрем! Яшел Үзән. Синдә мин яшим. Синдә - дусларым, туганнарым, милләттәшләрем. Син үзең исә - Туган йортымның бусагасы. Мин туган шәһәремне, аның гүзәл табигатен бик яратам, аның белән чиксез горурланам.