Ия белән хәбәрнең ярашуы
1. Мин, егылмас өчен, көймә читенә тотындым. 2. _Әни, әни дим. Син йокла әле, уянма. 3. Мин аннан нәрсә ишетсәм, ул да бабайдан шул ук сүзне ишеткән.
Җөмләнең хәбәре затланышлы фигыльләр (хикәя, боерык, шарт) белән белдерелсә, хәбәр белән ия бер үк затта һәм санда киләләр
1. Йортлардан үзенә күрә җан тынычлыгы, әдәплелек, күңел иркенлеге сизелеп тора. 2. Бөдрә ак каеннар, купшы юкәләр тирә-якка ямь бирәләр.
Тиңдәш ияләргә караган һәм затланышлы фигыльләр белән белдерелгән хәбәрләр берлек санда да, күплек санда да килергә мөмкин.
Очрашулар, утырышулар, сөйләшүләр күп булды.
Фигыльдән кала башка сүз төркеме белән белдерелгән хәбәр ярдәмче фигыль белән килсә, ия күплектә килгәндә дә, хәбәр берлек санда кулланыла.
Ия белән хәбәр арасында сызык куелу
Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем, сан, алмашлык, исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела 1.Без – кырык беренче ел балалары. 2.Бар булган профессиянең башы – укытучы. 3.Уку - энә белән кое казу.
-Ул көчәйтүче сүзе ия янында килсә, - ул (алар) сүзе хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела 1.Сабан туе ул - халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе. 2. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул.
-Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә сызык куела Ул агач йорт янында тора.