Ничек түләп бетерербез, Белем биргән өчен безгә, Укучым дип,янып-көеп, Яшәгәнгә рәхмәт сезгә. Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без, Бик аз булыр кебек күңелгә. Бәхет,шатлык кына юлдаш булсын, Укытучыларыбыз сезгә.
Гомер буе язсын иде безгә Мәктәбебез диеп дәшәргә, Кайгы күрми,бәхет,шатлык белән Бергә-бергә озак яшәргә. Укытучы, укучыларың бүген, Әйтә:Мәктәбебез,зур рәхмәт! Гомер буе безнең белән бергә Яшәсәң иде син шат-рәхәт. Яратабыз мәктәбебезнең Директор,завучлырын. Күңелеңә сердәш иттең Балалар тавышларын. Яңа елда язсын иде Бусагаңнан атлап керергә. Исән-имин,шатлык белән Уку елын бетерергә.
Кешелекнең үзе шикелле үк, Борынгыдан килә бәйрәмнәр. Шатлыкларын бәйрәм итә кеше, Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар. Бар күңеллелек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу?-Мин беләм:бәйрәм бүген,бәйрәм бүген! Габдулла Тукай.