Габдулла Тукайның биографиясе. Тарих бик күп исемнәрне белә Бөек исемнәргә дөнья бай; Сәнгать дөньясында маяк булып Мәңге яши, яшьни яшь Тукай. Тукай кыска гына гомере эчендә күп әсәрләр иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән. Иске тормыш шартларында язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан – суккан... Сөекле шагыйребез Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.Озак та үтми аның әтисе үлеп китә. Ул чакта Габдулла биш айлык бала була. Озакламый аның әнисе дә үлә. Шуннан соң ул Өчиле авылында бабасы йортында тәрбияләнә. Аннан соң Габдулланы Казанга озаталар. Шагыйрь бала вакытында күргән вакыйгаларны үакәч үзенең әсәрләрендә чагылдыра.
Г. Тукайның иҗаты Г.Тукай иҗат эшенә 1905 елда Уральскида типогра - фиядә эшләгәндә керешә. Ул зурлар өчен дә балалар өчен дә иҗат итә. Аның иҗат темалары күпкырлы: Наданлыкка каршы көрәш; Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен; Әөдә тышка, күңлең ач!; Туган җир; Театр; Белемгә мәдхия; һәм башкалар. Г Тукайның күп шигырьләре көйгә салынган: Туган авыл, Пар ат һ.б. Шулай ук аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ул татар халкының гына түгел башка халыкларның да яраткан шагыйренә әйләнгән. Шагыйрь халык иҗатына, халык теленә, туган телгә тирән мәхәббәт белән карады, аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы,үз шагыйре итеп кабул итте.
Тукай әкиятләрен тыңлап Телләребез ачыла. Су анасы, Шүрәлеләр Безнең дуслар барсы да.
Шигырьләре. Кызыклы шәкерт, Карлыгач, Бала белән сыерчык, Бичара куян Сәрләүхәсез, Китап, Бәйрәм бүген, Сабыйга Һ.б.
Тукай турында язучылар. «…Нинди бөек бу Тукай.Бары тик талантлы халык кына поэтик фикер- ләрнең шундый титанын, кешеләр йөрәгенең шундый гигантын тудыра ала» ( Николай Доможаков Хакас шагыйре). Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай; Ул- карангы төндә яктырткан матур, ак тулган ай. (Шәйхзадә Бабич) Гомер буе юлдаш булып, Ир-хатынга иптәш булып, чордаш булып, Җиребездән атлап, Тукай, барасың син, Йөрәкләргә туры юллар ярасың син... (Салисә Гәрәева)
Чәчәкләр китерегез Тукайга. Туган илнең тирән ихтирамын Ник кырларда чәчкә өзгән чакта, Әверелдереп гөлгә, чәчәккә, Тукай өчен бусы димәскә? Туган көнең белән котлап килү Ник кырлардан кайткан чакта, Керсен иде гомүм гадәткә. Синең янга керә китмәскә? Без чәчәкләр аша тапшырырга...Ял көнендә кырлар-болыннардан, Тиеш тә бит сиңа сәламны... Урманнардан кайткан уңайда, Ел буена тик бер генә тапкыр Ел эчендә тик бер генә тапкыр Күрәсең син, Тукай, аларны. Килеп китсә һәркем Тукайга,- Синең янда- яздан кышка кадәр Гөлләр балкыр иде көн саен... Әйтер иде илләр:- Күрче, ничек Сөя халык үзенең Тукаен...
Тукай кайсы елда туган? Әтисе үлгәндә Тукайга ничә ай булган? Тукай нинди авылда туган? Тукайның иҗат эшчәнлеге кайчан башлана? Ул кайсы елда Казанга кайта? Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?
Авыл матурлыгын сурәтләгән нинди шигырен беләсез? Бала белән күбәләк шигырен яттан сөйләргә Эшкә өндәү шигыре белән шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән ? Тукай романын кем язган? Тукай ничә яшендә үлә?