И ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ Әдәби уку фәне буенча 2 класс укучыларының иҗади проекты Җитәкчесе: Минһаҗева Хәмидә Сәйдел кызы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Конкурс лучших учителей образовательных учреждений для денежного поощрения за высокое педагогическое мастерство и значительный вклад в образование Методическая.
Advertisements

Парламентский урок, посвященный Дню российского парламентаризма и 20-летию Конституции Российской Федерации.
Белый цвет – мир, чистота Синий цвет - это небо, верность Красный цвет -отвага, мужество и героизм.
Великий, могучий русский язык. Туган телем – иркә гөлем.
Сатмас егет илен алтын- к ө мешл ә рг ә, Ә г ә р югалтмаса в өҗ данын; Алтынны ул ч ү пк ә санар, И ң кыймм ә тле к ү рер Ватанын. Сатмас егет илен алтын-
ТР М ӨСЛИМ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ Ю ГАРЫ Т АБЫН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ.
Абдулла Алиш. А.Алишның әнисе – Газизә апа, әтисе - Габделбари абый Абдулла Алиш ( Габдуллаҗан Габбделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке.
Презентацияне әзерләде: Галимова Г.В РТ Буа шәһәренең МОУ Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе)нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
И ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ Әдәби уку фәне буенча 2 класс укучыларының иҗади проекты Җитәкчесе: Минһаҗева Хәмидә Сәйдел кызы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы.
Тема:Уку ө йр ә н ү барышында укучыларны ң фикерл әү с ә л ә тен ү стер ү, туган телебезг ә, туган җ ирг ә м ә х ә бб ә т т ә рбиял әү.
Б ө ек шагыйребез – Габдулла Тукайны ң тууына 125 ел.
ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
Җәннәт – аналарның аяк астында Ә.Еники.Әйтелмәгән васыятьәсәре буенча дәрес. Аллаһ Раббың үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата –анага игелек эшләргә боерды.
ТЕМА: Каһарман шагыйр ь МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ сугыш чоры иҗаты Максат: * Укучыларны М. Җәлилнең Моабит дәфтәрләре циклы белән таныштыру; дәфтәрләре циклы белән.
Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районы Яңа Шашы урта гомуми белем бирү мәктәбе Татар ренессансының бөек каһарманы Гаяз Исхакый Төзүче: татар теле.
ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР. Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның.
Гом ә рБ ә шир ( ). «..Д ө рес юлны табу ө чен,безг ә ү зебезне ң ү тк ә небезне, халыкны ң г ү з ә л йолаларын,гореф- гад ә тл ә рен ө йр ә нерг.
26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны ң туган көне.
Газиз телем гасыр диңгезләрен Кичә - кичә килгән ерактан (реферат) Арча районы Иске Чүриле урта гомумбелем мәктәбе Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы.
Г.Тукайның шәҗәрәсе Кушлавыч Казан Сасна ӨчилеКазанКырлай Җаек Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир Зиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли Газизә.
Транксрипт:

И ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ Әдәби уку фәне буенча 2 класс укучыларының иҗади проекты Җитәкчесе: Минһаҗева Хәмидә Сәйдел кызы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Эчтәлек *Проектның максатын һәм бурычын билгеләү. *Проектның актуальлеге. *Тикшеренү, эзләнү эшләре. *Проектны яклау. *Кушымта (тел турында шигырьләр һәм мәкальләр җыелмасы, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе). *Проект эшенең күрсәткече (Туган телгә багышланган кичә үткәрү). *Кулланылган әдәбият.

БУРЫЧЫ: БУРЫЧЫ: ТУГАН ТЕЛНЕҢ МАТУРЛЫГЫН, БАЙЛЫГЫН КҮРСӘТҮ. ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ: ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ: ТУГАН ТЕЛГӘ КАРАТА ХӨРМӘТ, ИХТИРАМ, ГОРУРЛЫК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

ПРОЕКТНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ Татар теле халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе һәм 7миллион халык сөйләшкән тел булып тора. Үзенең ана телен әйбәт белгән кеше генә башка телләрне дә өйрәнергә-белергә сәләтле.Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез. Шуңа күрә хәзерге көндә татар теленә игътибарны арттыру бик мөhим.

: Тикшеренү, эзләнү эшләре ТАТАР ТЕЛЕ КАБИНЕТЫНДАГЫ МАТЕРИАЛЛАР БЕЛӘН ТАНЫШТЫК ПРОЕКТ ӨЧЕН ТЕМАНЫ БЕРГӘЛӘП САЙЛАДЫК

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЧАРАЛАРДА ТЕЛЕБЕЗ ТУРЫНДА КҮП ЭЗЛӘНҮЛӘР ҮТКӘРДЕК

ПРОЕКТНЫҢ ЭПИГРАФЫ ПРОЕКТНЫҢ ЭПИГРАФЫ И ТУГАН ТЕЛ Габдулла Тукай И ТУГАН ТЕЛ Габдулла Тукай И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам, Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.

КҮРЕНЕКЛЕ КЕШЕЛӘР ТЕЛ ТУРЫНДА «Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе- аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлек- сез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән»,- дигән Гомәр Бәширов.

К.Д.УШИНСКИЙ Туган тел – халыкларның рухи байлыкларын күрсәтүче генә түгел, бәлки яхшы киңәшче дә. К.Д.УШИНСКИЙ И туган тел» -иң әйбәт шигырь! «Туган тел»-иң әйбәт җыр! «Туган тел» -иң әйбәт китап! «Туган тел» - иң әйбәт тел! Туган тел әйбәт булганга, Шигыре дә, китабы да, Җыры да – иң әйбәттер. РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН

Анам теле- телләр теле, Милләтемнең бердәнбере. Син булганга без дә исән, Син булганга без дә тере. Ф.Яруллин Без - татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул. К.Насыйри

Авылдашыбыз- язучы Дибәҗә апа Каюмованың И ТЕЛЕМ шигыре И телем ! Ничә гасырлар Ирек даулаган телем. Дөнья теле булмасаң да, Җиңгәннәр теле бүген. И безнең санлы телебез. И безнең данлы юлдаш. Нур сибәсең, җан өрәсең. Син безнең якты кояш.

ТЕЛ БЕЛГЕЧЕ - ПРОФЕССОР ТЕЛ БЕЛГЕЧЕ - ПРОФЕССОР Алабугада яшәүче, укытучыларыбызның да укытучысы булган авылдашыбыз- профессор Арсланов Леонид Шәйсолтан улы.

ТЕЛ ТУРЫНДА МӘКАЛЬЛӘР * Иң татлы тел – туган тел, Анаң сөйләп торган тел. *Ана теле бер булыр. *Иле барның теле бар, Теле барның юлы бар. *Тел кылычтан үткен. *Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел. *Телләр белгән – илләр белгән.

ТЕЛ ТУРЫНДА ТАБЫШМАКЛАР *Әче дә бу­ла, тө­че дә бу­ла, йә әй­теп ка­ ра, ул нәр­сә бу­ла? *Бал­дай тат­лы да син, Җан­дай якын да син, Ән­кәм ке­бек бер ге­нә – Бик ка­дер­ле син ми­ңа. *Үзе сө­як­сез, сөй­лә­гән сү­зе хи­сап­сыз. *Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕБЕЗ- БИК МОҢЛЫ ТЕЛ Татар халык җырларын тыңлаганда, моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шул моң халыкның күңел кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Үзенә җай, үзенә ятыш, аның көе: «Сак- Соклары», «Рамайлары», Сарманнары», «Гөлжамалы» hәм «Әллүки»ләре. Татар җыры ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан да, моңлы, ягымлы да, Үзе салмак, үзе дәртле дә.

ЙОМГАКЛАУ Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар. Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!

Кулланылган әдәбият: *Гәрәева Н.Г., Зыятдинова Ә.Ә. Тел- белемнең ачкычы. Казан, Мәгариф, 2005 ел. *Кәримуллин Ә.К. Тел- милләтнең сакчысы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1997 ел. *Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, Мәгариф, 2008 ел. *Кәлимуллина Э.Т. Тел ачкычы: сүз һәм туган тел турында шигырьләр, Казан, Татарстан китап нәшрияты 2010ел. *Балалар өчен язылган газета-журнал материаллары (Салават күпере журналы, Сабантуй газетасы)