МИН КУЛЫМА КИТАП АЛАМ... Габдулла Тукайны ң Китап шигыре буенча ачык д ә рес
КУШЛАВЫЧ ӨЧИЛЕ КАЗАН КЫРЛАЙ ҖАЕК (УРАЛЬСК) КАЗАН
Тукайны беләсезме? 1. Г.Тукай кайсы елны туган? 1860; 1912; Г.Тукай кайсы авылда туган? Кушлавыч; Кырлай; Өчиле. 3.Быел Г.Тукайның тууына ничә ел? 100; 125; Г.Тукай шигырен әйт: Җырларым; Гали белән кәҗә; Энекәш кирәк миңа. 5.Кайсы әкиятне Г.Тукай язган: «Гөлчәчәк»; «Шүрәле»; «Таңбатыр».
КИТАП Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмыйча рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь, Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным-тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл курсәткүче йолдызым; Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем. Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта, Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмид белән карый башлыйм булачакка.
Сүзлек эше Соңра-соңыннан, ахырда, Cәхифә-китап бите, Дәрман-көч, хәл, Ваклыклар-кечкенә вакыйга, күренеш, чүп, Мәгъсумлану-сафлану, өмид-өмет, булачак-киләчәк...
Габдулла Тукай КИТАП Яраткан шагыйребезнең сүзләре күңелегездә нинди хисләр, уйлар тудырды? Яраткан шагыйребезнең сүзләре күңелегездә нинди хисләр, уйлар тудырды? Шагыйрьнең нинди авыр минутлары булган?
күңеле ачылмый үз-үзен күралмый җәфа чигә хәсрәт килә рухы төшә йөдәп бетә эче поша
Китап кешене ничек үзгәртә? рәхәтләнеп китә җаны-тәне ачыла күңеле җиңелләнә рәхмәт әйтә нурлана күзе мәгъсумлана дәрман таба
ТУКАЙНЫҢ КИТАПЛАРЫ