Балалар әдәбиятының дәү әнисе
Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә.Җидееллык мәктәп һәм педагогия курсларын тәмәмлаганнан соң, Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел укытучы булып эшли елларда Ә.Бикчантаева Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә укый.1938 елдан берникадәр Яшь ленинчы (Сабантуй) газетасы редакциясендә эшли, соңрак-Актаныш һәм буа районнары мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы.Ватан сугышыннан соңгы чорда-Яшел Үзән шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбе укытучысы, тәрбияче, китапханәче, бераздан Татарстан китап нәшриятында редактор һәм 1958 елдан-профессиональ язучы. Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә.Җидееллык мәктәп һәм педагогия курсларын тәмәмлаганнан соң, Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел укытучы булып эшли елларда Ә.Бикчантаева Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә укый.1938 елдан берникадәр Яшь ленинчы (Сабантуй) газетасы редакциясендә эшли, соңрак-Актаныш һәм буа районнары мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы.Ватан сугышыннан соңгы чорда-Яшел Үзән шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбе укытучысы, тәрбияче, китапханәче, бераздан Татарстан китап нәшриятында редактор һәм 1958 елдан-профессиональ язучы.
Тылсымлы хикәяләр язучы апа Хикәяләре һәм әкиятләре кыска күләмле генә булсалар да, алар мәгълүматка һәм фикергә бик бай.Әтиемнең эш бүлмәсе, Үрдәк беренчелекне алган,Сөйкемсез җан, Тәмле сүз, Хуҗа Насретдин балалар янында- кыска хикәяләр циклы моның ачык мисалы.
Март аенда Челтәрләнгән боз өстенә Кояш елмаеп карый. Һәрбер көнен саный-саный, Язны көтәргә ярый. Кар дип җиргә басасың, Суга кереп батасың, Чыксын инде умырзая, Кар астында ятмасын
Әминә Бикчәнтәева-талантлы әдибә.Ул нәниләр, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләр белән киң катлам укучыларга танылды.Бу өлкәдә үзенең ныклы какшамас урынын булдырды.
...Шагыйрә иҗат иткән шигъри дөньясы безне гомер буена озата килә.Әминә Бикчәнтәева татар совет балалар поэзиясенең мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр шигъриятен озын гомерле якты шигырьләр белән баетты.
Әминә Бикчәнтәева 1986 елның 18 апрелендә Казан шәһәрендә вафат була.