Физика 8 сыйныф Методик кулланма Физика 8 сыйныф Методик кулланма Электр күренешләре, даими ток законнары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Төзеде : Байлангар урта мәктәбенең физика укытучысы Хисамиев Альфред Мөнәвир улы
1. Җисемнәрнең электрлануы 1. Җисемнәрнең электрлануыҖисемнәрнең электрлануыҖисемнәрнең электрлануы 2. Атом төзелеше. 2. Атом төзелеше.Атом төзелеше.Атом төзелеше. 3. Электр тогы. Электр тогы чыганаклары. 3. Электр тогы. Электр тогы чыганаклары.Электр тогыЭлектр тогы чыганакларыЭлектр тогыЭлектр тогы чыганаклары 4. Электр чылбыры һәм аның өлешләре. 4. Электр чылбыры һәм аның өлешләре.Электр чылбыры һәм аның өлешләре.Электр чылбыры һәм аның өлешләре. 5. Электр тогының тәэсирләре. 5. Электр тогының тәэсирләре.Электр тогының тәэсирләре.Электр тогының тәэсирләре. 6. Ток зурлыгы. Амперметр. 6. Ток зурлыгы. Амперметр.Ток зурлыгы. Амперметр.Ток зурлыгы. Амперметр. 7. Электр көчәнеше. Вольтметр. 7. Электр көчәнеше. Вольтметр.Электр көчәнеше. Вольтметр.Электр көчәнеше. Вольтметр. 8. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы 8. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законыЧылбыр бүлемтеге өчен Ом законыЧылбыр бүлемтеге өчен Ом законы 9. Мәсьәләләр чишү үрнәкләре. 9. Мәсьәләләр чишү үрнәкләре.Мәсьәләләр чишү үрнәкләре.Мәсьәләләр чишү үрнәкләре. 10. Тест. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы. 10. Тест. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы.Тест. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы.Тест. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы. 11. Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтыру. 11. Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтыру.Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтыру.Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтыру. 12. Үткәргечләрне параллель тоташтыру. 12. Үткәргечләрне параллель тоташтыру.Үткәргечләрне параллель тоташтыру.Үткәргечләрне параллель тоташтыру. 13. Электр тогының эше һәм егәрлеге. 13. Электр тогының эше һәм егәрлеге.Электр тогының эше һәм егәрлеге.Электр тогының эше һәм егәрлеге. 14. Джоуль – Ленц законы. 14. Джоуль – Ленц законы.Джоуль – Ленц законы.Джоуль – Ленц законы. 15. Лаборатор практикумнар. 15. Лаборатор практикумнар.. Лаборатор практикумнар.. Лаборатор практикумнар. 16. Физик тәҗрибәләр 16. Физик тәҗрибәләрФизик тәҗрибәләрФизик тәҗрибәләр 17. Контроль эшләр. 17. Контроль эшләр.Контроль эшләр.Контроль эшләр. Күз арыганда, махсус күнегүләр.
Җисемнәр ничек электрланалар, нинди тамгадагы электр корылмалары була? Электрлану бер җисемне икенче җисемгә орынганда, ышкыганда барлыкка килә. Табигатьтә ике төрле, уңай (+) һәм тискәре (-) корылма бар. Ефәккә ышкыган пыяла таякчык уңай, ә йонга ышкыган эбонит таякчык тискәре тамга белән корыла.
Атом ничек төзелгән? Аның төп характеристикасы булып нәрсә тора? Атом үзәгенә протон һәм нейтроннардан торган төш урнашкан, ә төш тирәсендә электроннар әйләнеп йөри. Химик элементның төп характерестикасы булып төшнең корылмасы санала. Тулаем алганда атом нейтраль, уңай һәм тискәре корылмалар тигез. Электронын югалткан атом уңай ионга әверелә.
Нәрсә ул электр тогы? Үткәргечтә электр тогы булдырып тору өчен нәрсә эшләргә кирәк? Корылмалы кисәкчекләрнең тәртипле (юнәлешле) хәрәкәте электр тогы дип атала. Үткәргечтә электр тогы булдыру өчен, анда электр кыры барлыкка китерергә кирәк.
Сез нинди электр тогы чыганакларын беләсез? Аларда нинди энергия әверелешләре була? Гальваник элемент һәм аккумулятор Электрофор машинасы Электрофор машинасы Термоэлемент Термоэлемент Электр энергиясе Механик энергия Эчке энергия Химик энергия Яктылык энергиясе Фотоэлементлар Фотоэлементлар
Электр чылбыры нинди өлешләрдән тора? Электр чылбыры. Электр чылбырының схемасы.
Электр тогының нинди тәэсирләрен беләсез? Алар кайларда кулланыла? Токның химик тәэсире Токның магнитик тәэсире Токның җылылык тәэсире
Электр тогы тәэсирен кайларда файдаланалар? Җылылык тәэсире көндәлек тормышта кулланыла торган күп кенә электр приборларында, электр плитәсе, үтүк, лампа, паяльник, металларны эретү һәм ябыштыру эшендә кулланыла. Токның химик тәэсире промышленностьта алюминий һәм бакыр җитештерү эшендә, металларның өслеген никель, хром һәм башка элементлар белән каплаганда, аккумуляторларда файдаланыла. Электр тогының магнитик тәэсиренә нигезләнгән күп кенә электр зурлыкларын үлчи ала торган физик приборлар (гальванометр, амперметр, вольтметрлар) бар. Табигатьтә, тормышта электр тогының башка тәэсирләре дә күзәтелә. Мәсьәлән: төрле яктырткычлар, рекламалардагы неон лампалары электр тогы тәэсирендә газларның яктыруына нигезләнгән. Электр тогы белән кайбер авыруларны дәвалау токның физиологик тәэсирен күрсәтә.
Ток зурлыгы дип нәрсәне атыйлар? Аны нинди прибор белән үлчиләр? Электр тогының зурлыгы ( I ) үткәргечнең аркылы кисеме аша узган электр корылмасы q ның корылма узу вакыты t га чагыштырмасына тигез. Чылбырдагы ток зурлыгын амперметр белән үлчиләр. Амперметрны бер-бер артлы тоташтырып чылбырга кертәләр. Барлык бүлемтекләрдә дә ток зурлыгы бер үк төрле була Ампер Андре Мари ( ) француз физигы һәм математигы. Ул электр һәм магнит күренешләре арасындагы бәйлелекне күрсәтә торган беренче теорияне эшләп бирә. Ампер магнетизмның табигате турындагы гипотезаны иҗат итә, физикада «электр тогы» дигән төшенчә кертә
Нәрсә ул электр көчәнеше? Көчәнешне нинди прибор белән ничек үлчиләр? Көчәнеш (U)- электр чылбыры бүлемтеге аша 1 Кл электр корылмасын (q) үткәрү өчен башкарылган эшкә ( A) тигез булган физик зурлык ул. Чылбырдагы көчәнешне вольтметр белән үлчиләр. Вольтметр көчәнеше үлчәргә кирәк булган алгычның очларына параллель тоташтырыла. Вольта Алессандро ( ) Италия физигы, электр тогы турындагы тәгълиматка нигез салучыларның берсе. Ул беренче гальваник элементны ясый.
Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы Чылбыр бүлемтегендәге ток зурлыгы I шул бүлемтек очларына куелган көчәнешкә U туры пропорциональ, ә аның каршылыгына R кире пропорциональ. I - ток зурлыгы (А) U - көчәнеш (В) R – каршылык (Ом) Ом Георг (1787 – 1854) – немец физигы. Ул чылбырдагы ток зурлыгы, көчәнеш һәм үткәргечнең каршылыгы арасында бәйлелек булу законын теоретик юл белән ача һәм аны тәҗрибәдә исбат итә. Ом каршылык үткәргечнең озынлыгына туры пропорциональ, аркылы кисем мәйданына кире пропорциональ булуын һәм үткәргечнең нинди матдәдән ясалган булуына бәйле икәнен тәҗрибәдә таба. ρ - үткәргечнең чагыштырма каршылыгы, l - үткәргечнең озынлыгы, ( м) S- үткәргечнең аркылы кисем мәйданы,( мм²)
Рәсемнәр астында нинди формула яшерелгән? Каршылыкны исәпләү формуласын ничек истә калдырырга?
1. Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 1 нче мисал Фонарь лампасына тоташтырылган вольтметр 12 В күрсәтә, ә лампадагы ток зурлыгын үлчәүче амперметрның күрсәтүе 0,2 А. Лампаның каршылыгы күпмегә тигез? Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: U = 12 В I = 0,2 А R - ? Чишү: Җавап: R= 60 Ом.
Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 2 нче мисал Яктырту челтәрендә кулланыла торган алюминий үткәргечнең озынлыгы 100 м, аркылы кисем мәйданы 2 мм². Мондый үткәргечнең каршылыгы күпме? Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: l = 100 м S = 2 мм² ρ = 0,028 R - ? Чишү: Җавап: R= 1,4 Ом.
Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 3 нче мисал Озынлыгы 50 м һәм аркылы кисем мәйданы 0,5 мм² булган никелин чыбык 24 В көчәнешле чылбырга тоташтырылган. Чылбырдагы ток зурлыгын табарга. Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: l = 50 м S = 0,5 мм² U = 24 В ρ = 0,4 I - ? Чишү: Җавап: I= 0,6 A.
Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 4 нче мисал Озынлыгы 8 м һәм аркылы кисем мәйданы 0,2 мм ² булган нихром үткәргеч очларындагы көчәнешне табыгыз. Ток зурлыгы 250 мА. Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: l = 8 м S = 0,2 мм² I = 250мА=0,25А ρ = 1,1 U - ? Чишү: Җавап: U= 11 В.
Тест Ток зурлыгы. Көчәнеш. Каршылык. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы.
Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтыру. Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтырганда, чылбырның теләсә кайсы бүлемтегендә ток зурлыгы бердәй: Бер-бер артлы тоташтырганда, чылбырның гомуми каршылыгы аерым үткәргечнең каршылыклары суммасына тигез: Бер-бер артлы тоташтырганда, чылбырдагы тулы көчәнеш, аерым бүлемтекләрдәге көчәнешләр суммасына тигез:
Үткәргечләрне параллель тоташтыру. Параллель тоташтырылган барлык үткәргечләрнең очларында көчәнеш бер үк була. Чылбырның тармакланмаган өлешендәге ток зурлыгы параллель тоташтырылшан аерым үткәргечләрдәге ток зурлыклары суммасына тигез. Чылбырның гомуми каршылыгы. Әгәр булса,
Электр тогының эше һәм егәрлеге. Электр тогының чылбыр бүлемтегендәге эше шул бүлемтек очларындагы көчәнеш белән ток зурлыгы һәм эшнең башкарылу вакыты тапкырчыгышына тигез. Электр тогының егәрлеге көчәнеш белән ток зурлыгының тапкырчыгышына тигез. 1 КВт = Вт 1 МВт = Вт.
Джоуль – Ленц законы. Электр тогы белән үткәргечләрнең җылынуы. Джоуль Джеймс Прескотт (1818 – 1889)- инглиз физигы. Энергия саклану законын тәҗрибәләр нигезендә раслаган. Ленцка бәйсез рәвештә электр тогының җылылык тәэсирен билгели торган законын ачкан. Ленц Эмилий Христианович (1804 – 1865)- рус физигы. Ул – электротехникага нигез салучыларның берсе. Токның җылылык тәэсирләрен һәм индукцион токның юнәлешен билгели торган законнарның ачылуы аның исеме белән бәйле. Токлы үткәргечтә аерылып чыккан җылылык микъдары ток зурлыгы квадраты белән үткәргеч каршылыгы һәм вакытның тапкырчыгышына тигез. - Электр тогы башкарган эш - Җылылык микъдары - Ом законы
Лаборатор практикум Лаборатор практикум 1. Электр чылбырын җыю һәм аның төрле бүлемтекләрендәге ток зурлыгын үлчәү. 1. Электр чылбырын җыю һәм аның төрле бүлемтекләрендәге ток зурлыгын үлчәү. 2. Чылбырның төрле бүлемтекләрендәге көчәнешне үлчәү. 2. Чылбырның төрле бүлемтекләрендәге көчәнешне үлчәү. 3. Реостат белән ток зурлыгын көйләү. 3. Реостат белән ток зурлыгын көйләү. 4. Амперметр һәм вольтметр ярдәмендә үткәргечнең каршылыгын үлчәү. 4. Амперметр һәм вольтметр ярдәмендә үткәргечнең каршылыгын үлчәү. 5. Электр лампасындагы токның эшен һәм егәрлеген үлчәү. 5. Электр лампасындагы токның эшен һәм егәрлеген үлчәү.
Күп вариантлы контроль эшләр. Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтыру Таблицадагы билгесезләрне исәпләргә. Вариант R 1, Ом R 2, Ом R, Ом I 1, А0,50,40,250,6 I 2, А10,20,30,4 I, А0,250,30,6 U 1, В 44, ,8 U 2, В ,513,2 U, В121, ,6 t, с P, Bm A, Дж 44,540016,2 Q, Дж
Контроль эшнең 1 вариантын эшләү үрнәге Бирелгән: R 1 = 1 Oм R 2 = 3 Oм I 1 = 1 А t = 5 c R - ? I 2 - ? I - ? U - ? U 1 - ? U 2 - ? P - ? A - ? Q - ? Чишү: Җавап: R=4 Ом, I=1A, U 1 =1В, U 2 =3В, U =4В, P=4Вт, A=20Дж, Q=20Дж.
Күз арыганда, махсус күнегүләр 1. Күзләрне каты кысмыйча гына йомып, 1 дән 4 кә кадәр санарга, аннары күзләрне киң итеп ачып еракка карарга, 1 дән 5 кә кадәр санарга һәм шул рәвешле күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга. 2. Карашны борын очына юнәлтеп, 1 дән 4 кә кадәр санарга, аннан соң 1 дән 5 кә кадәр санаганчы еракка карап торырга. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга. 3. Башны бормыйча гына күзләрне түгәрәк буенча өскә- уңга-аска-сулга хәрәкәтләндерергә, аннан соң өскә, сулга, аска, уңга «йөртергә». Еракка карап ял иткәннән соң, күнегүне шул рәвешле 3-4 тапкыр башкарырга.