Нурихан Фәттах ( )
Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортостан Республикасының Яңавыл районындагы Күчтавыл дигән татар авылында игенче гаиләсендә туа.
Белеме 1946 елда Яңавылдагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Хезмәт юлы Диплом алгач, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятенең яшьләр- балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли елның маеннан, яңадан Казанга кайтып, калган бөтен гомерен профессиональ язучылык эшенә багышлый.
Әдәбиятка килү Нурихан Фәттах, әдәбият белән балачактан кызыксынып, мәктәптә укыганда ук шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Студент елларында фольклор экспедицияләрендә катнаша, халык иҗаты әсәрләрен җыя, халыкның сөйләм теле үзенчәлекләрен, аның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм борынгы тарихи риваятьләрен бик мавыгып өйрәнә.
Беренче әсәрләр 1944 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында аның беренче шигырьләре, ә 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре дөнья күрә елда ул "Сезнеңчә ничек?" исемле беренче романын тәмамлый.
50 нче еллар иҗаты Илленче еллар урталарында, Казакъстан далаларында чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, Нурихан Фәттах ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге "Казан" совхозында эшли. Татарстаннан килгән чирәм күтәрүчеләр белән тормышның бер "казаны"нда кайный.
Шул ук вакытта җирле халык - казакъларның тормыш-көнкүрешләре белән дә якыннан таныша. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1962 елда "Бала күңеле далада" исемле зур романы языла. Бу әсәре һәм аннан соң медицина хезмәткәрләре тормышыннан алып иҗат ителгән "Мөдир Саҗидә" повесте белән Нурихан Фәттах үзен татар прозасына үзенчәлекле шигъри бер төс, аһәң алып килгән каләм остасы итеп таныта.
60 нчы еллар иҗаты Алтмышынчы еллардан башлап язучы үзенең төп игътибарын татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Әдипнең "Ител суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" роман- трилогиясе, "Кол Гали" һәм"Сармат кызы Сәринә" исемле трагедияләре, "Ерак гасырлар авазы", "Шаҗәрә", "Язык богов и фараонов" исемле фәнни хезмәтләре күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсе.
Балалар әдәбияты Нурихан Фәттах балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшләде. Балалар өчен ул "Тегермәндә", "Өч туган", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Безнең бабай" исемле хикәя җыентыклары чыгарды, "Энҗеле үрдәк" исемле пьеса-әкият язды.
Тәрҗемә эше Әдип татар теленә рус язучылары Б.Житковның хикәя җыентыкларын, И.Васильевның "Звезда" повестен, француз классик язучылары В.Гюгоның "Отверженные" романын, О.Бальзакның "Отец Горио" романы белән сайланма хикәяләрен тәрҗемә итте.
Бүләкләре Әдәбиятыбызны үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка 1976 елда "РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде елда "Сызгыра торган уклар" роман- трилогиясе өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, 1998 елда "Татарстан Республикасының халык язучысы" дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Халыкара бәя Тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күп санлы хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) тарафыннан "1992 ел кешесе" исеме бирелде.
Язучы 2004нче елда вафат булды.
– Алар изгеләр булганнар. Аларны туфан харап иткән. Өйләре, байлыклары җир астына күмелеп калган. Балталары, пычаклары җиздән булган. Тимер шеш белән җбиргә төртеп карадың исә, шыкы- шыкы иткән тавыш килә, ди. Теләсә кемгә ишетелми икән. Ятим балага гына ишетелә, ди. Әткәй сүләй торганые, элек җиз табаклар, алтын-көмешләр тапканнар дип...
Әлеге сүзләр Аклан романының эпиграфыннан алынды. Аклан – Нурихан Фәттахның ни сәбәпледер берничә мәртәбә башлап ташланган, тәмамланмый калган соңгы әсәре. Бик күп фәнни-популяр әдәбиятка нигезләнеп язылган бу хыялый романнында язучы мифик Атландита язмышын сурәтли һәм халкыбыз язмышы турында тагын бер кат уйланырга этәрә. Татарстан китап нәшрияты Халык язучысы Нурихан Фәттахның бу романын китап итеп бастырып чыгарды.
Тормыш иптәше Руфина ханым
Кызы Чулпан
Нурихан Фәттах үзе салган йорт