Аяз Гыйләҗев ( )
А.Гыйләҗевнең әнисе Мөгаттәрә, әтисе Мирсәет. 1935нче еллар
Мирсәет һәм Мөгаттәрә Гыләҗевләр уллары (сулдан) Аяз, Алмаз һәм Азат белән
Аяз Гыйләҗев студент.1944 нче ел
А.Гыйләҗев тоткын нче ел
А.Гыйләҗев иреккә чыккач 1963нче елда Урта Багражда салдырган йорт
А.Гыйләҗев Рәзил Вәлиев кайтарткан язу машинкасы артында. 1990нчы ел.
Нәкыя ханым озак еллар дәвамында язучының һәр җәһәттән ышанычлы ярдәмчесе, терәге булу өстенә, мәктәптә укытучы булып эшләде, татар телен гамәлгә ашыру өчен көрәште.
Язучы буларак та, гаилә башлыгы буларак та Аяз ага бәхетле иде. Алар Нәкыя апа белән өч гөрнәдир егет үстергәннәр. Аларның берсе - галим Искәндәр Гыйләҗев, икенчесе - драматург Мансур Гыйләҗев, өченчесе – малтабар - Рәшат Гыйләҗев.
А.Гыйләҗевнең уллары - (сулдан)Рашат, Мансур, Искәндәр.
А.Гыйләҗевләр гаиләсе Багражда 1995 нче ел.
И.Гыйләҗев гаиләсе белән бакчада.
Гыйләҗевләр гаиләсе тулысы белән.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып та карадым елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында.
Ибраһим Салахов (уңда ) белән Аяз Гыйләҗевнең сөйләшер сүзләре бетәрлек түгел. Язмышлар уртаклыгында яшь аермасы да киртә түгел. 1987нче ел
Татар әдәбиятының өч баһадиры - (сулдан) А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Г.Ахунов.
А.Гыйләҗевкә 70 яшь тулган көннәрдә аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.