Кышлаучы кошлар турында проект эше

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Кышлаучы кошлар турында проект эше
Advertisements

Транксрипт:

Татарстан республикасы Арча муниципаль районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе 4 сыйныф укучысы Гибадуллина Гөлнарның КЫШ КӨНЕ КОШЛАР темасына эзләнү эше.

ЭЗЛӘНҮ ЭШЕ АЛАР БЕЗНЕҢ ЯРДӘМГӘ МОХТАҖ КЫШ КӨНЕ КОШЛАР ТЕМАСЫНА Эзләнү эшен башкарды: Арча районы Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбе 4 сыйныф укучысы Гибадуллина Гөлнар. Җитәкчесе: Шиһапова Ләйсән Мансур кызы

1.Бездә күчмә һәм торак кошларны күзәтү, төрләрен билгеләү,алар нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген ачыклау. 2.Кошлар турында табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр өйрәнү. 3.Кошларның табигатьтәге ролен ачыклау. Максатым:

Укытучы апабыз кошларсыз табигатьнең яши алмавын һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген аңлатты.Шушы көннән башлап,мин кошлар турында укый башладым, аларның нәрсә белән туклануын.ничек көн күрүләре белән кызыксына башладым.Укытучы апа миңа кошлар турында эзләнү эше алып барырга тәкъдим итте. Кошлар –гәүдәләре каурый белән капланган җылы канлы хайваннар.Алар азыкка яраклы үсемлек һәм хайваннар булган җирдә: урман һәм бакчалрда, болын һәм сазлыкларда, дала. Тундра һәм чүлләрдә яши. Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус). Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр. КЕРЕШ

1.Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар: Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәг. – 150 км. Карлыгач – 90 км. Сыерчык – 80 км. Карга – 50 км. Чыпчык – 30 км. Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар. Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр, Бу кошлар күчмә кошлар дип атала.Әсалкын кышларда бездә кышлаучы кошлар торак кошлар дип атала. Т ө п ө леш

КҮЧМӘ КОШЛАР 1.Сыерчык.Ул безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Сыерчыклар тәүлегенә 200 тапкыр бөҗәк алып кайта. Бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 8 мең чамасы май коңгызын һәм аларның кортларын бетерә. Май коңгызы урман һәм җимеш бакчалары өчен зарарлы. 2. Аяклары озын булгач, Йөриләр биеп кенә. Туган җирләрдә күбрәк Тор-рыйк без,-- диеп кенә.(Торна) 3. Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый. ( карлыгач) 4.Икенче төрле аны былбыл диләр.( сандугач) 5. Басу-кырларда сайрый, оясын җиргә кора ( тургай)

с к т а ш к ч с ч т й 1. Җылы яктан кайтуына Өйләр ясап куябыз. Хәтта кереп тә карамый Ошамаса оябыз. ( сыерчык) 2. Аяклары озын булгач, Йөриләр биеп кенә. Туган җирләрдә күбрәк Тор-рыйк без,-- диеп кенә.(Торна) 3. Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый. ( карлыгач) 4. Икенче төрле аны былбыл диләр.( сандугач) 5. Басу-кырларда сайрый, оясын җиргә кора.( тургай)

ТОРАК КОШЛАР

д т н п к к к с н к н 1.Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч. Бу нәрсә?( тукран) 2.Кап-кара түбәтәй кигән Ап-актыр яңаклары. Яшкельт-сары түшләре Карасу канатлары. ( песнәк ) 1.Кайсы кош кышын карга күмелеп йоклый? ( көртлек) 2.Тап-тап табагач, табагачта бер агач, койрыгы бер колач. ( саескан ) 3.Гөлдер- гөлдер, гөлдер бу, Кызыл тәпи - кемдер бу? (күгәрчен)

Карабүрек (снегирь) - безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.Ул яз,җәен урманда яши,ә кышын бакчаларга,паркларга очып килә,агач орлыклары,җиләк-җимеш калдыклары белән туена. Тукран (дятел) агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны урман докторы дип йөртәләр. Ул, каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукраннар агач куышына оялый. Аларт бер- берләрен тукылдаган тавышларыннан таныйлар. Саескан (сорока) урман аланлыкларында,бакчаларда,басу-кырларда яши. Бөҗәкләр, суалчаннар белән туклана. Күгәрчен ( голубь) – күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Без күбрәк күк күгәрченнәрне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Тәпиләре кып-кызыл.Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри.Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек хатларны күгәрченнәр ташыган. Күгәрченнәрнең бу төре почта күгәрчене дип йөртелә. Күгәрчен дуслык һәм тынычлык символына әйләнде. Көртлек ( тетерев) урманда яши. Оясын җирдә дә, агач башында да ясарга мөмкин, ул үзе туган урыныннан еракка очмый. Буранлы кышларда, караңгы төшкәч, агач башыннан кар көртенә атылып төшеп, шунда төн куна. Көртлекнең яраткан ризыклары – төрле җиләкләр, үлән орлыклары, агач бөреләре, ылыслар. Аның канаты кыска, киң; тиз йөгерә, томшыгы кыска, юан, бераз кәкре була. САЛКЫН КЫШЛАРДА АЛАРГА ЯРДӘМ ИТИК

Песнәк (синица) - песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Алар кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр, орлыклар белән туклана.. Песнәкләр көз ахырында көтү-көтү булып җыелалар.Төрле төстәге матур киемле әллә никадәр песнәк әйтерсең бәйрәмгә әзерләнгән. Элеккерәк заманнарда 12 ноябрьне халыкта Песнәкләр көне дип йөрткәннәр. Безнең урманнада, паркларда 7 төрле песнәкне очратырга була. Иң зурсы һәм аерылып торганы – зур песнәк. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә Песнәкләр февраль башында сайрый. Алар кыш тәмамланганын хәбәр итә. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә. Түшләрендә кояш төсе Аркасында яз төсе. Кышын тәрәзәмә килеп: Таныйсыңмы? ди төсле. (Песнәк).

Кыш җиттеме- кошлар өчен Без ашханә ачабыз. Һәм кошларга эндәшәбез: -Рәхим итеп, ашагыз! Җимлек ясап бирде миңа абыем. Шунда хәзер кошлар өчен Җимнәр сибәм мин. Бире килә күк күгәрчен, Песнәк һәм чыпчык, Җыелалар бер-бер артлы Пыр-пыр очынып. Ашап туйгач китә алар Төрле якка. Тик күгәрчен генә кала Иң азакка. Ул да туйган, Биегән күк уйнап йөри. Миңа рәхмәт әйткән сыман Гөлдергү,- ди. Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык аларның иң явыз дошманы. 10 песнәкнең бары тик 1-2се генә кышны исән-сау чыга ала.

Килегез кошкайлар безнең якын дускайлар Песнәкләр, чыпчыклар, Күгәрчен, чәүкәләр – Китмиләр бер җиргә, Бу якта калалар. Килегез,кошкайлар, бирегә, Хәлегезне телибез белергә. Суыкта туңамы тәнегез? Ачлыктан бетмиме хәлегез?

Кошлар н ә рс ә ярата ? көнбагыш (бөтен кошлар) солы (песнәкләр) Карбыз төше (песнәк, үрмәләч) тары ( чыпчык, песнәк) Кабак төше (үрмәләч, песнәк, чыпчык) Күркә орлыгы (үрмәләч, тукран) Миләш,балан(карабүрек сызгырак) Бодай (бөтен кошлар) Клевер(песнәк, чыпчык)

Кошлар турында тест сораулары 1. Кышлаучы кошны табыгыз. а) песнәк б) сыерчык в) торна г) сандугач 2. Күчмә кошны табыгыз. в) тукран ф) сыерчык г) саескан к) күгәрчен 3. Кайсы кош карга чумып йоклый? а) карабүрек б) тукран ә) көртлек п) сандугач 4. Кайсы кош оясын балчыктан ясый? р) карлыгач п) сыерчык б) тургай л) сандугач 5. Кайсы кошның түше сары? ж) күгәрчен з) сыерчык и) песнәк к) торна 6. Кайсы кош ауга төнлә чыга? д) тукран т) чыпчык н) ябалак ң) сыерчык

Бала кош очар, кунар агачын тапмас. Бала кошның авызы зур булыр. Балалы коштан җим артмый. Бер канат белән очылмый. Канаты бәйле кош очмас. Кош кунмаган агач юк. Кош, оясында ни күрсә, очканда да шуны кыла. Кош сайравыннан билгеле. Кошларга иректә очу алтын читлектә торудан артыграк. Кошны кош белән аулыйлар. Кошның да туган оясы бар. Кулда асралган кош ерак очмас. Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый. Көчсез кошның оясы бөркет янында булыр. Өметле кош күкәйдә дә җырлый. Талпынган кош очмый калмас. Ьәр кош үз оясын үзе корыр. Һәр кош үз оясына карап оча. Һәр кошның үз тавышы үзенә хуш. кошлар турында мәкальләр

БЕЗ КОШЛАРНЫ МАТУР ОЯЛАР БЕЛӘН КАРШЫ АЛАБЫЗ. Ерак юллар үтеп туган якларына әйләнеп кайткан кошлар безнең матур ояларыбызга куана- куана сайрыйлар. Алар шулай итеп безгә рәхмәт әйтәләр күрәсең.

Син беләсеңме? Белгечләр билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Җир шарында һәр кешегә якынча 50 кош туры килә. Ләкин кошларның күбесе Кызыл китап ка кертелгән, димәк алар азайган дигән сүз. Кызыл китап безне кисәтә: Кошларга таш атма, Баласын елатма, Таш атма кошларга, атма син. Кошлар бит – дусларың Буранлы кышларда Ярдәм ит, аларны сакла син.

Королёк – безнең урманнарда яшәүче иң кечкенә кошчык. Аның авырлыгы 5-7 грамм, үзе тәүлегенә 4 грамм ризык ашый. Дүдәк – хәзерге вакытта очучы кошлардан иң авыры. Аның авырлыгы 20 кг га кадәр җитә.М оннан 5-8 миллион ел элек авырлыгы 100 кг га җиткән,ә кнатлары киңлеге 8м булган ерткыч кош яшәгәнлеге билгеле. Вак кошлар ашамыйча 2-3 сәгать кенә тора алалар. Эрерәк кошлар ашамыйча озаграк тора ала. Мәсәслән, император пингвины йомырка басып ояда утырганда.йомырканы аягына куеп көн утыра һәм бу вакытта бер дә ашамый.Бу вакытта ул үзенең авырлыгының 40% ын югалта. Ул суга 200 метр тирәнлеккә чума ала. Иң яхшы сайраучы кошлар: бакчада- сандугач, басуда –тургай, урманда миләш чыпчыгы. Иң оста төзүчеләр : ремез(песнәкнең бер төре), шәүлегән, карлыгач. Иң яхшы йөзүче һәм чумучы кошлар – гагара һәм кайры. Иң яхшы йөгерүчеләр: болында - тартар, далада йөгерек кош, чүлдә – саксаул күшәсе. Болында –бүдәнә. Иң тиз очучы кош- - керәшә. Иң кечкенә кош- колибри.

Эзләнү нәтиҗәсендә мин шуны аңладым. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ.Без аларга ярдәм итеп,кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз.Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә.Урман, кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур аһәңгә күмә.Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз.Аларны саклыйк,кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. йомгаклау